КФУ галимнәре – Milmax Science спикерлары

Фәнни лекторий Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза. ТР Милли китапханәсендә Milmax Science фәнни лекториясе уза. Чара спикерлары арасында – Казан федераль университеты галимнәре. Алар фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Бүген, 14 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә «Нанолаборатория на чипе» лекциясен КФУ Физика институтының «Гибрид оптик сенсорлар» Фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Максим Пудовкин укыячак. Ул  мәсәлән, кеше […]

65 илдән килгән абитуриентлар КФУга укырга керү өчен документлар тапшырган

Кабул итү кампаниясе дәвам итә. Казан федераль университетында укырга керү өчен 65 илдән 8 меңнән артык чит ил гражданы гариза биргән. Әлеге категория абитуриентлар өчен кабул итү кампаниясе 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп гаризаларны Казан университеты Төрекмәнстан, Иран, Кытай һәм Үзбәкстан гражданнарыннан кабул итте. Абитуриентларны гуманитар юнәлеш белән беррәттән табигый һәм техник фәннәр […]

КФУда чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка киләчәк

Анда татар милли колориты булган сувенир эшләнмәләр җитештереләчәк.   Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы асспиранткасы,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФиМК) татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Зарипова «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чиратында җиңүчеләр рәтендә. Аның “Тылсым”  чүлмәк ясау остаханәсен төзү буенча бизнес-проекты […]

КФУ студентлары «Экскурсион» туристик кушымтасын ясый

Проектның фишкасы – танылган кешеләр тавышы белән аудиогид. Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖИМК) 4 курс студенты Артем Черненко “Экскурсион” проекты белән “Студентлар стартабы” конкурсының III чират җиңүчеләре арасына керде. Исегезгә төшерәбез, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чират җиңүчеләре билгеле булды. 1200 проект-җиңүче арасында 242 Татарстан вәкиле, […]

Биләрдә КФУның археологик практикасы кысаларында тимерче учаклары тикшерелә

Галимнәр фикеренчә, алар монгол-татар явыннан саклануга әзерлек белән бәйле. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларының практикасы барышында Биләр шәһәрлеге территориясендә монгол чорына кадәрге артефактлар табылды. Болгар башкаласында металлургия, тимерчелек эше, зәрканчылык, пыяладан өреп төрле әйберләр ясау, тире эшкәртү һәм башка һөнәрчелек чәчәк аткан. Биләр археология экспедициясе 1967 елда эшли башлый. Аны Альфред Хәсән улы […]

Йөз балл җыйган студентлар ни өчен КФУны сайлаулары турында сөйләде

Югары уку йортына бер яки берничә БДИ буенча максималь балл җыйган 320 дән артык абитуриент гариза биргән. Бүгенгә Казан федераль университетына 100 балл җыйган 320 дән артык абитуриент  гариза биргән. Аларның  КФУ ректорының бер тапкыр бирелә торган “Стобалльник” стипендиясен алу мөмкинлеге бар. 100 мең сум күләмендәге әлеге стипендияне мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы җиңүчеләре […]

КФУ Гавриил Державин юбилеена экскурсия үткәрәчәк

Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Эльмира Әмирханова экскурсовод булачак.   14 июльдә шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры, Татарстанда туып үскән Гавриил Державинның тууына 280 ел була. Бөек якташыбыз юбилее уңаеннан Казан федераль университеты тематик авторлык экскурсиясе оештыра. Җыелу вакыты һәм урыны – 14 июльдә 10.00 сәгатьтә, Кремль ур., 18 […]

КФУ студентлары – «Мин – профессионал» олимпиадасы медалистлары

Йомгаклау этабында Казан университетының 241 студенты катнашты. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проекты – «Мин – профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының VI сезонына йомгак ясалды. Казан федераль университеты студентлары җиде медаль яулады, 18 студент җиңүче дип танылды, 29ы – абруйлы ярыш призерлары. Йомгаклау этабында барлыгы 241 студент катнашты. 2022/2023 уку елында олимпиадада катнашуга рекордлы санда […]

КФУның 30 укытучысы Сберның Җәйге мәктәбендә катнаша

Әлеге программада Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 1,6 мең укытучы катнаша.  Казан федераль университетының 30 укытучысы Сбер ёщм СберУниверситетның югары уку йортлары укытучылары өчен Җәйге мәктәбендә катнашты. Җәйге мәктәптә барлыгы 1,6 мең укытучы катнаша, ә катнашуга барлыгы 4 меңгә якын гариза бирелгән. Дүртенче ел рәттән Сбер СберУниверситет белән берлектә укыту һәм фәнни эшчәнлекләре Сбер өчен төп […]

КФУ студентлары Болгарда археологик казуга керештеләр

Экспедиция Болгар шәһәрлегенең монгол периодына кадәрге хәрби корылмаларын өйрәнүгә юнәлтелгән. Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында археологик казулар башланды. Уку практикасы кысаларында музей территориясен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) студентлары тикшерә. Экспедициядә катнашучылар Болгар шәһәрлегенең монгол периодына кадәрге хәрби корылмаларын өйрәнергә планлаштыралар. 150 квадрат метр мәйданда бара торган казу эшләре танылган архитектура һәйкәле – “Кара […]