КФУның Сүрия аспиранты үзенең “нефть стартапын” тормышка ашыру өчен 1 млн сум откан

4 нче курс асспиранты Алмохамад Алфанди Мохамад КФУдан конкурста җиңүчеләр арасында бердәнбер чит ил аспиранты булды. Казан федераль университеты геология һәм нефть-газ технологияләре институтының Сүриядән килгән  аспиранты Алмохамад Алфанди Мохамадның «Разработка неокисленных битумов дорожного назначения путем каталитического облагораживания тяжелых нефтяных остатков» проекты  «Студентлар стартабы» конкурсында дүртенче чират җиңүчеләрнең берсе булды. Җиңүчеләр исәбенә Казан федераль университетының […]

КФУда «Россия моя необъятная» студентлар марафоны дәвам итә

Чара Казан университетының 219 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Казан федераль университетында 8-17 ноябрьдә беренче курс студентлары өчен “Россия моя необъятная” марафоны уза. Проект университет студентларын гражданлык-патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән. Марафон Яшьләр сәясәте департаменты һәм КФУның гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге тарафыннан инде бишенче ел үткәрелә. Быел ярышларда Казан федераль университетының беренче курсында укучы 150 студент һәм моннан тыш, […]

«PROНаука в КФУ»: Россия Герое Валерий Токарев космос турында сөйләячәк

Очрашуның темасы “Россия космоста: кичә, бүген, иртәгә”. Инде иртәгә, 10 ноябрьдә, Казан федераль университетының икенче корпусында «КОД: УЧЕНЫЙ» исемендә «КФУда PROНаука» XVII фәнни-популяр проекты узачак. Фәнни-танып белү проекты 1,5 мең квадрат метрга җәеләчәк. Бу көнне югары уку йортының икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) ноябрь аенда күренмәгәнчә якты һәм кызыклы булачак,  чөнки монда Мәскәү, Санкт-Петербург, […]

Казан университетында географик диктантн язачаклар

Агарту  акциясе 19 ноябрьдә узачак. 19 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Казан федераль университетында «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Диктантны Идарә, икътисад һәм финанслар институтында язачаклар. Географик диктант Рус географик җәмгыяте тарафыннан Җәмгыятьнең попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән ел саен 2015 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – географик белемнәрне популярлаштыру […]

КФУ сомнологы караңгы иртәдә ничек җиңел уянырга икәнен аңлатты.

Лилия Шаһиәхмәтова әйтүенчә, кояш яктысы кешенең йокысын көйләү һәм көр күңелле булу өчен зур әһәмияткә ия. Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова көзге һәм кышкы караңгы иртәдә җиңел уянуның нәтиҗәле ысулларын атады. Иң мөһиме – йокы режимын катгый үтәү, йокларга яту һәм тору, шул исәптән ял көннәрендә дә, бер үк вакытта булырга тиеш.  […]

КФУ микробиологы вируслы инфекцияләрдән саклануның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләде

Халык чараларына өмет итәргә кирәкми, дип саный Павел Зеленихин. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы доценты, ферментлар биосинтезы һәм биоинженериясе фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән хезмәткәре Павел Зеленихин якынлашкан кышкы сезон чорында халык медицинасы методлары салкын тиюдән саклыймы һәм иммунитетны арттыру өчен эшлиләрме икәнлеген сөйләде. КФУ микробиологы әйтүенчә, көзге-кышкы һәм язгы чорлар күп […]

КФУ профессоры “бәхет гормоны” эшләп чыгаручы продуктлар арасында лидерны атады

Серотонинга бай азык-төлеккә шулай ук банан, чикләвек, майлы балык, бигрәк тә тунецны, һәм, әлбәттә, шоколадны кертергә мөмкин. Серотонин ягъни “бәхетнең гормоны”н эшләп чыгаручы азык-төлек продуктлары арасында беренчелекнешоколадка һәм иткә бирергә мөмкин. Мондый фикерне Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының аналитик химия кафедрасы профессоры-консультанты Герман Будников белдерде. Герман Будников әйтүенчә, көзге хандра, стресс вакытында […]

«КФУда PROНаука” «КОД: УЧЕНЫЙ» исеме белән узачак

Масштаблы чара 10 ноябрьдә узачак. 10 ноябрьдә Казан федераль университетында «КОД: УЧЕНЫЙ» исеме белән «КФУда PROНаука” XVII фәнни-популяр проект узачак. Киң масштаблы фәнни-популяр эш КФУның икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) 15.30 дан 21.30 га кадәр эшли, шулай ук КФУның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә трансляцияләнәчәк. PROНаука Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар […]

КФУда Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә багышланган семинарлар циклы уза

Чара кысаларында Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО көнчыгышны өйрәнү кафедрасы доценты Иван Зуенко Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларына дүрт лекция укыды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында (ИМО) «КХРның хәзерге этапта тышкы сәясәте һәм 2023 елда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре» фәнни-гамәли семинарлар циклы уза. «Семинарларның бу циклы ел саен үтә торган Көнчыгыш лекториясе кысаларында уза, без аны КФУ […]

Мәктәп укучыларын КФУның Н.И. Лобачевский мәктәп укучылары фәнни конференциясендә катнашырга чакыралар

Быелгы уку елында конференциядә катнашу кагыйдәләре җитди үзгәрешләр кичермәде. Казан федераль университеты тарафыннан оештырылучы мәктәп укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге IX Бөтенроссия (халыкара) фәнни конференциясе 2024 елның 16 гыйнварыннан 31 мартына кадәр узачак. 2022-2023 уку елында конференциянең сайлап алу этабында Россиянең 46 төбәгеннән 1701 укучы катнашкан. Йомгаклау этабына 55 секциядә тәкъдим ителгән 1363 фәнни эш кертелгән. 2023-2024 […]