
UNIVER TV дагы яңа проект: «НеИгра»да абитуриентлар КФУ институтлары директорлары белән танышачак
Программада институтның мөмкинлекләре, фәнни эшләнмәләр һәм, әлбәттә, җитәкченең шәхесе турында сөйләнә. Казан федераль университеты мәгълүмати сәясәт департаментының студентлар UNIVER TV телеканалы тагын бер яңа проект – “НеИгра” телепрограммасын башлап җибәрде. Аның барышында булачак абитуриентлар һәм хәзерге студентлар Казан федераль университетының теге яки бу институты директоры белән якыннанрак таныша алачак. “Институт җитәкчесе студент тормышында төп рольне […]