КФУ Гавриил Державин юбилеена экскурсия үткәрәчәк
Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Эльмира Әмирханова экскурсовод булачак. 14 июльдә шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры, Татарстанда туып үскән Гавриил Державинның тууына 280 ел була. Бөек якташыбыз юбилее уңаеннан Казан федераль университеты тематик авторлык экскурсиясе оештыра. Җыелу вакыты һәм урыны – 14 июльдә 10.00 сәгатьтә, Кремль ур., 18 […]
