БДБнең “Иң яхшы педагогы” Казан университетында эшли
Халыкара конкурста Вероника Васинаның эшчәнлеге билгеләп үтелде. Астана шәһәрендә (Казахстан Республикасы) Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең фәнни-педагогик хезмәткәрләренең «Иң яхшы педагог – 2024» Халыкара конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) махсус белем бирү психологиясе һәм педагогикасы кафедрасы доценты Вероника Васина да бар. Ул БДБнең фән һәм мәгариф үсешенә керткән […]
