КФУ эксперты: “Чөгендер – сәламәтлек һәм табигый антиоксидантлар хәзинәсе»
Белгеч бу тамыразыкның файдасы турында сөйләде. Без чөгендерне бәйрәм өстәлләрендә винегрет, сельдь под шубой яки борщ рәвешендә күрергә күнеккәнбез, әмма аның кеше сәламәтлеге өчен кирәкле уникаль матдәләр җыелмасына ия булуы турында бик азлар гына белә. Казан федераль университеты А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының органик булмаган химия кафедрасы доценты Артур Ханнанов ни өчен бу яшелчәнең кыйммәте гадәттәгедән […]
