КФУ галиме чыпчыклар мониторингы нәтиҗәләрен аңлатты

Кыр чыпчыклары сан буенча йортныкыннан күбрәк. Татарстанда чыпчыкларга еллык Бөтенроссия мониторингы тәмамланды. Быелгы җанисәп нәтиҗәләре буенча республикада 6000гә якын кыр чыпчыгы һәм 500гә якын йорт чыпчыгы теркәлгән. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов мониторинг нәтиҗәләрен шәрехләде һәм аларны узган еллар нәтиҗәләре белән чагыштырды. Галим […]

Лисичанскидан һәм Рубежныйдан мәктәп укучылары КФУның «Университет» мәктәбендә укырга килделәр

Аларның укуы һәм көнкүреше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Бүген Казанга Татарстан Республикасы Хөкүмәте чакыруы буенча Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән мәктәп укучылары һәм педагоглары килде. 11 бала “Университет” мәктәбендә укыячак һәм Казан федераль университетының Алабуга институты студентлар тулай торагында яшәячәк. Искәртәбез, Татарстан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә […]

Казан университетында Евклидныкы булмаган геометриянең 200 еллыгына күргәзмә ачылды

Ул бөек Лобачевский мирасы турында сөйли. Казан университеты тарихы музее залларының берсендә Евклидныкы булмаган геометрия ачылуга 200 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшли башлады. Экспозициянең биографик бүлеге нигезен чын архив документлары һәм аларның күчермәләре тәшкил итә. “Биографияне без документлар аша чагылдырырга тырыштык. Мәсәлән, 1820-нче елларның формуляр исемлеге тәкъдим ителгән – бу безнең заманча хезмәт кенәгәбезнең аналогы. […]

КФУ ректоры Һиндстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты. Фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук уку өчен шартлар һәм чит ил студентлары өчен университет тарафыннан күрелә торган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында КФУ ректоры искәрткәнчә, 2024 елда Казанда 16 […]

КФУда балалар иртәнге бәйрәмендә ата-аналар булмауның нәтиҗәләре турында сөйләделәр

Психолог баланы моңа ничек әзерләргә икәнен аңлатты. Бөтен ил буенча гадәттәгечә 23 февраль һәм 8 март көннәрендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бәйрәм иртәләре була. Шулай булгалый, мәсәлән, эштә мәшгульлек аркасында ата-аналар концертта катнаша алмый. Бәйрәм стресссыз һәм борчылусыз узсын өчен баланы ничек дөрес әзерләргә икәне турында Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем […]

КФУ хезмәткәрләре ТРның иң яхшы яшь галимнәре булды

Тәкъдим ителгән 190 эштән конкурсның эксперт комиссиясе 35ен  сайлап алды. «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2025» конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы булды. Казан федераль университеты вәкилләре җиңүче һәм финалист дип игълан ителде. Төрле номинацияләрдә беренче урыннар Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Ген һәм күзәнәк технологияләре»  Openlab Фәнни-тикшеренү лабораториясе баш фәнни хезмәткәре Яна Мөхәммәдшинага һәм […]

Казан университетында кышын чәчәкләрне ташу серләрен ачтылар

Эксперт юлда салкыннан шиңми торган үсемлекләрне атады. Салкыннар вакытында чәчәкләрне күчергәндә саклау мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов кайсы чәчәкләрнең һәм чүлмәктәге гөлләрнең елның салкын вакытында транспортлауны яхшы кичерүләре турында сөйләде, шулай ук җибәрергә әзерләү буенча гамәли киңәшләр бирде. Температураның үзгәрүе, дымлылыкның […]

Иң яхшы мәгърифәтче-галим дип КФУ вәкиле танылды

Россия фәне көнендә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта  «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.  Бүген Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия фәне көнен зурлап бәйрәм итттеләр.  Бу бәйрәм галимнәрне, эшмәкәрләрне, инвесторларны, фән һәм технологияләрне алга этәрергә омтылучыларны берләштерә. Бүгенге чара кунаклары арасында хакимият, академик бергәлек һәм бизнес вәкилләрен күрергә мөмкин иде. Казан федераль университетын югары […]

“Җиде бик астында”: КФУда ышанычлы пароль булдыру турында сөйләделәр

Бүген халыкара куркынычсыз интернет көне. Ел саен февральнең икенче сишәмбесендә дөнья онлайн-киңлектә куркынычсызлык турында искә төшерү өчен берләшә. Халыкара куркынычсыз интернет көне – цифрлы гадәтләр турында уйланырга сәбәп, шуларның берсе – пароль. Символларның очраклы җыелмасыннан чит кешеләрдән һәм җинаятьчеләрдән шәхси мәгълүматларны саклаячак яшерен кодны ничек булдырырга? Лайфхаклар белән Казан федераль университеты экспертлары – Мәгълүмати технологияләр […]

Казан университетында бердәмлекнең лингвистик чыганаклары турында сөйләделәр

Президент Владимир Путин Россия халыклары бердәмлеге елын ачык дип игълан итте. 2026 ел – Россия халыклары бердәмлеге елы. Бүген, 5 февральдә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тематик елны ачык дип игълан итте. Илнең күпмилләтле җәмгыятен берләштерүче иң ачык дәлилләрнең берсе  – тел. Лексик фонд ничек формалашуы һәм ни өчен башка телләрдән сүзләр үзләштерү процессы – […]