«НАУКА крупным планом»: Казан елга портында КФУ күргәзмәсе ачылды

Анда Татарстан башкаласы кунаклары югары уку йорты галимнәре эшләнмәләре белән таныша ала.

Казан елга портында Казан федераль университеты галимнәренең тикшеренүләре турында  «НАУКА крупным планом» фәнни-популяр күргәзмәсе ачылды.

Ул «Приоритет-2030» академик һәм стратегик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.

Стендларда Казан университеты вәкилләре эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Урнаштырылган фотосурәтләр: гаҗәеп кристаллар, микросуүсемнәр, кәүсә күзәнәкләре һәм башкалар фән матурлыгын күрергә мөмкинлек бирә.

Елга портында урнашкан стендлардагы QR-кодларны сканлап, Татарстан башкаласы кунаклары  Казан университеты галимнәре белән интервью карый ала. Анда алар гади итеп үзләренең эшләнмәләре һәм ачышлары турында сөйлиләр.

Күргәзмәгә килүчеләрнең, мәсәлән, Экология һәм табигатьтән файдалану институтының «Биоконтроль», Физика институтының «Квантлы симуляторлар»,  Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының Парник газларын утильләштерүнең һәм саклауның гидрат технологияләре, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының «Тиз җылыту һәм суыту шартларында медицина өчен материалларны эшкәртүнең һәм анализлауның яңа методлары», Фундаменталь медицина һәм биология институтының  «Необиология»  фәнни-тикшеренү лабораториясендә нинди тикшеренүләр үткәрелүен белү мөмкинлеге бар.

«НАУКА крупным план» (ул елга портында 20 октябрьгә кадәр булачак) экспозициясен Казан федераль университеты, КФУның Мәгълүмати сәясәт буенча департаменты һәм «Флот РТ» АҖ  оештырган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек Казан Кремлендә тәкъдим ителгән күргәзмәдә вуз галимнәре эшләнмәләренең зур булмаган өлеше генә тәкъдим ителгән иде.

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова