Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк һәм КФУ яңа вакциналар булдыру, гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр

Уртак эш юнәлешләре Казан университеты ректоры Ленар Сафинның Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург белән очрашуында каралды.

Казан федераль университетында Директор Александр Гинцбург җитәкчелегендәге Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге (НИЦЭМ) делегациясе  булды.

Эш сәфәре барышында НИЦЭМ җитәкчесе КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашты.

Яклар уртак фәнни эш өчен берничә төп юнәлеш, шул исәптән яңа вакциналар эшләү һәм инде булганнарын модификацияләү турында фикер алыштылар.

Югары уку йорты җитәкчесе Россия фәнни-тикшеренү үзәгенең эпидемиология, медицина һәм молекуляр микробиология, инфекцион иммунология өлкәсендәге фундаменталь проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ленар Сафин коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында вакцина эшләүгә аерым игътибар итте, НИЦЭМның җәмгыять файдасына эшләвенең мөһимлеген һәм әһәмиятен әйтте.

Александр Гинцбург үз чиратында Казан университетының медицина өлкәсендәге фәнни потенциалын, шулай ук безнең ил һәм халыкара сертификатлар раслаган клиник сынаулар уздыру өлкәсендә югары уку йортының гаять зур тәҗрибәсен югары бәяләде.

“Без КФУ галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлектә, алга таба кеше тормышы өчен мөһим эшләнмәләрне мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм тиз арада кертү өчен сезнең җитештерү куәтләрен һәм лабораторияләрне куллану турында уйлыйбыз. Ышанам ки, тулаем Татарстан Республикасындагы кебек үк Россиянең алдынгы югары уку йортларының берсенең инновацион эшләнмәләрне булдыру һәм алга җибәрү тәҗрибәсе безгә әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәчәк», – диде НИЦЭМ директоры.

Александр Гинцбург әйтүенчә, бергәләп эшләү өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе – Казан  университеты галимнәре белән тандемда онкологик авыруларны дәвалау өчен неоантигеннар нигезендә терапия вакциналары эшләү.

Шулай ук туберкулезга каршы камилләштерелгән вакцинаны бергәләп эшләү мөмкинлеге һәм аны алга таба прививкалар календаренә интеграцияләү, бактерияләрнең күпсанлы даруларга тотрыклылык проблемасын хәл итү өчен антибактериаль препаратларның яңа буынын булдыру турында да фикер алыштылар.

Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богдан