Химия институтның аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина заманча косметологик чараларның нәрсә белән аерылып торуын аңлатты.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары, аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина биологик актив химик матдәләр кулланып ясалган төрле инновацион косметологик чаралар тирегә нинди йогынты ясавы турында сөйләде.
“Косметик продуктлар җитештерүдә фәнни технологияләр 100 елдан артык элек кулланыла башлады, ләкин алар һәрвакытта да уңышлы булмады. Мәсәлән, радиоактивлык күренеше ачылганнан соң кайбер косметология фирмалары радий тозларын пудра компоненты сыйфатында кулланырга ашыкты”, – диде Анна Гедмина.
Ул, хәзерге вакытта биологик актив химик матдәләр кулланып эшләнгән заманча косметологик чаралар җентекләп тест үтәләр һәм сертификация узалар, дип тынычландырды.
“Моннан тыш, инъекция косметологиясе компонентлары җитештергәндә кулланыла торган күп кенә матдәләр элегрәк медицина максатларында кулланылган, – диде химик. – Бу гиалурон кислотасы, ботулотоксин һәм ПДРН кебек киң танылган чаралар».
Эксперт аңлатканча, ПДРН аббревиатурасы полидезоксирибонуклеотидлар (яки полинуклеотидлар) дигәнне аңлата, ул ДНКның яшь үзгәрешләре, УФ-нурланыш йогынтысы, кислородның яки ирекле радикалларның актив формалары нәтиҗәсендә зарарлана. Бу процессларның нәтиҗәсе – ДНКның оксидлашу стрессы.
“ПДРН йогынтысы объекты булып дерманың төп күзәнәге – фибробласт тора, аны коллаген һәм эластин җитештерү фабрикасы дип атарга мөмкин, ул тиренең сузылучанлыгы һәм сыгылмалылыгы өчен җавап бирә. Дермага инъекция ярдәмендә генә эләгергә мөмкин”, – ди Анна.
Полинуклеотидлар ата сөләйман балыгы агыннан табыла, алар кеше лейкоцитлары ДНКсы белән охшаш һәм зарарсыз. Бу матдәләр торгызу медицинасында кулланыла.
“ПДРН ДНКның зыян күргән пурин һәм пиримидин азотлы нигезләрен алыштырырга сәләтле. Бу полинуклеотидлар фибробластларга эләккәч, алар ДНКның оксидлашкан, “кирәксез” участокларын утильләштерүне һәм яшь күзәнәкләр үсешен активлаштыруны стимуллаштыралар. Нәтиҗәдә тире яшәрә, – дип аңлатты Анна Владимировна. Ләкин ПДРН – биоревитализация түгел. Гиалурон кислотасы кебек биоревитализантлар дермага кертелсәләр дә, аларның хәрәкәт өлкәсе – күзәнәкара пространство, ә төп функциясе – дымлылык һәм югалган күләмне тутыру. ПДРН күзәнәк дәрәҗәсендә эшли “.
Аналитик химия кафедрасы доценты әйтүенчә, инъекция косметологиясенә альтернатива химик пилинг булырга мөмкин.
«Мондый пилинглар өчен иң яхшы вакыт – кыш, ләкин бу яз һәм җәй пилинг өчен кулланырга ярамаган кислоталар булмавын аңлатмый, – диде Анна Гедмина. – Язын составында А витамины булган ретинол пилингын яки трихлоруксус кислотасы, резорцин булган кератолитик пилингларны кулланмау яхшырак. Ә менә полигидрокислоталар – глюкон, фитин (этикеткада без аларны PHA аббревиатурасы аша беләбез), елның теләсә кайсы вакытында бик нәтиҗәле булып торалар. PHA йогынтысының нәтиҗәсе – регенерация һәм эпидермисның дымлануы”.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова