Яңа айның беренче декадасында һава торышы климат нормасыннан 4 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Март Татарстанда яшәүчеләргә аномаль җылы һәм кояшлы көннәр белән истә калды. Казан федераль университетында апрельдә һава торышыннан нәрсә көтәргә икәнлеге турында сөйләделәр.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, үткән ял көннәрендә республика территориясендә һава шартлары зур Себер антициклоны йогынтысында формалашкан. Көндез һава температурасы цельсий буенча 9-16 градуска кадәр җылынган, ә тәүлекнең уртача һава температурасы нормадан 7-9 градуска артып киткән.
“Хәзер бездә экстремаль югары температура. Бүген термометрлар плюс 15,3 градуска кадәр күтәрелде, бу бүгенге көннең абсолют рекордыннан югарырак – 2007 елда бу көнне температура плюс 14 градус иде», – дип сөйләде КФУ Экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.
Метеоролог билгеләп үткәнчә, бу инде узып баручы мартның тугызынчы температура рекорды. Шул ук вакытта ай үзе рекордлы түгел – аның уртача температурасы плюс 2 градус тәшкил итте, 2020 елда ул плюс 2,6 градус иде.
“Якын көннәрдәге һава торышы турында сөйләгәндә, сишәмбедән атмосфера басымы кими башлаячак. Бу көньяк циклонның якынлашуы белән бәйле, ул үзе белән болытлы һава алып киләчәк һәм көндезге температураларны йомшартачак. Шуңа да карамастан, якындагы декада аномаль җылы булып калачак һәм климат нормасыннан 4 градуска югары булачак “, – диде КФУ эксперты.
Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр иткәнчә, 1 апрельдә, көндез атмосфера фронты якынаю сәбәпле республиканың көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы плюс 12-17 градус тәшкил итәчәк, төнлә – плюс 2 дән минус 3 кә кадәр. Татарстанның көнчыгышында төнге күрсәткечләр минус 6 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Чәршәмбе көнне, 2 апрельдә, республикада озак вакыт дәвамында бик җылы һәм коры һава торышын тотып торган югары атмосфера басымы көньяк циклонга һәм аның атмосфера фронтларына урынын биреп, Урал артына күчәчәк. Урыны белән яңгырлар фаразлана. Төнлә һаваның минималь температурасы плюс 1-6 градус тәшкил итәчәк, көндез циклонның җылы секторы тәэсирендә 11-16 градуска, Татарстан Республикасы көнчыгышында – плюс 19 градуска кадәр җылыначак.
“Пәнҗешәмбе көнне безнең төбәк тотрыксыз һава массасында салкын атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы плюс 1-6 градус тәшкил итәчәк, ә көндез һава агымнарының төньяк-көнбатышка алышынуы сәбәпле сизелерлек суытачак һәм 12 градустан җылырак булмаячак “, – диде Ф.Гоголь.
Җомга, 4 апрельдә, 5 апрель шимбә көнне төньяк циклонның атмосфера фронтлары узганда урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +8 – +13, төнлә термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәчәк.
Материалларны күчереп бастырганда прогностик мәгълүмат чыганагын – ТР Гидрометеоүзәген күрсәтүегезне һәм басмага актив гиперссылка куюыгызны сорыйбыз.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова