Быелгы уку елында конференциядә катнашу кагыйдәләре җитди үзгәрешләр кичермәде.
Казан федераль университеты тарафыннан оештырылучы мәктәп укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге IX Бөтенроссия (халыкара) фәнни конференциясе 2024 елның 16 гыйнварыннан 31 мартына кадәр узачак.
2022-2023 уку елында конференциянең сайлап алу этабында Россиянең 46 төбәгеннән 1701 укучы катнашкан. Йомгаклау этабына 55 секциядә тәкъдим ителгән 1363 фәнни эш кертелгән. 2023-2024 уку елында тикшеренү эшләрен кабул итү 2024 елның 16 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр бара. Сайлап алу этабы 11 февральдә – 3 мартта узачак, бу чорда секцияләрнең эксперт советы әгъзалары эшләрне рецензияләячәк, баллар чыгарачак һәм йомгаклау этабында катнашучылар исемлеген формалаштырачак. 6 мартта нәтиҗәләрне бастырып чыгару планлаштырыла (алар белән катнашучылар шәхси кабинетта таныша алачак). Гадәттә Казанда үтә торган йомгаклау этабы 2024 елның 29-31 март көннәрендә узачак.
КФУ Мәгариф департаментының сәләтле укучылар белән эшләү үзәгенең әйдәп баручы белгече Инна Мазанова хәбәр иткәнчә, быел фәнни конференция үткәрү кагыйдәләре җитди үзгәрешләр кичермәгән. Конференциядә катнашу өчен үз эшләреңне 50дән артык секциядә тәкъдим итәргә мөмкин.
“Алдагы ел белән чагыштырганда Лобачевский исемендәге фәнни конференция үткәрү кагыйдәләренә җитди үзгәрешләр кертелмәде. Чараның популярлыгын исәпкә алып шунысын әйтергә мөмкин, балалар инде безгә почтага язалар һәм тикшеренү эшләрен башлау сроклары белән актив кызыксыналар”, – дип хәбәр итте Инна Мазанова.
Конференциядә төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче 4-11 сыйныф укучылары, шулай ук 18 яшькә кадәрге урта һөнәри белем бирү, өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче затлар катнаша ала. Конференциягә КФУның төп фәнни юнәлешләренә туры килә торган табигый һәм гуманитар белем өлкәләрендә башкарылган эшләр тәкъдим ителә. Конференциянең эксперт советлары эшендә Казан федераль университетының әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре катнаша.
Эшләре иң яхшы дип табылган катнашучылар I, II, III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнә. Иң яхшы эшләр конференциянең тезислар җыентыгында бастырыла. Конференция дипломантларының фәнни җитәкчеләре КФУ ректоры имзасы куелган дипломнар белән бүләкләнәләр.
Укучылар конференциясе кысаларында педагоглар һәм фәнни җәмгыятьләр җитәкчеләре өчен “Мәктәпнең сәләтле укучылары: ачыклау, ярдәм итү һәм үсеш. Заманча инновацион тәҗрибәләр һәм технологияләр» күргәзмәсе кысаларында ел саен Казан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнары укытучылары һәм фәнни җитәкчеләре актив катнаша. Педагоглар конференциясе нәтиҗәләре буенча тезислар җыентыгы чыгарыла.
Укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни конференциясе беренче тапкыр 1980 елда үткәрелә. Анда Казан университеты Кече университетының 50 укучысы катнашты. Секцияләр оештыру масштабы һәм тикшеренү эшләре дәрәҗәсе елдан-ел арта барды. Конференциягә кызыксыну да артты. Чарада әкренләп Татарстан Республикасы мәктәпләре һәм Идел буендагы башка төбәкләренең өлкән сыйныф мәктәп укучылары катнаша башлады. 2000 елда конференция Н.И. Лобачевский исемендәге Идел буе конференциясе статусын алды. Конференция белән кызыксыну республика чикләреннән чыкты. Үз тикшеренү һәм проект эшләрен Казанга Башкортстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Киров өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Свердловск, Ульяновск өлкәләре һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең мәктәп укучылары тәкъдим итәргә килә. 2015-2016 уку елында конференция бөтенроссия статусын ала, ә 2018 елдан конференция яңа халыкара статус ала.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә конференция интеллектуаль һәм (яисә) иҗади конкурслар, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкинлекләр, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табучанлык, иҗади, физкультура-спорт эшчәнлеге белән кызыксыну, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән чаралар исемлегенә керә. Конференциянең методикасы белән КФУ Мәгариф департаментының сәләтле мәктәп укучылары белән эшләү үзәге җитәкчелек итә.
Конференция турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ студенты кече мәктәп укучыларында грамоталылык формалаштыру проектын эшли.
Авторы: Кристина Иванова, фото: Алиса Черкасова