Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Казан федераль университеты мәктәп укучылары өчен VIII төбәкне өйрәнү математик мәсьәләләре конкурсын үткәрә.
Анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар кече (5-6 сыйныф), урта (7-8 сыйныф) һәм өлкән (9-11 сыйныф) – өч яшь төркемендә ярышачак.
Конкурска 31 гыйнварга кадәр гариза бирергә кирәк. Тәкъдим ителгән материал текст документы рәвешендә булырга һәм сайланган номинация тематикасы белән берләштергән төрле типтагы өчтән бишкә кадәр мәсьәләне үз эченә алырга тиеш.
Конкурс җиде номинация буенча уза: «Туган як архитектурасы», «Шәһәремнең (район, авыл) мәдәни тормышы», «Шәһәремнең (район, авыл) спорт уңышлары», «Туган ягым тарихы», «Бөек Ватан сугышы елларында халкымның батырлыгы», «Туган ягым географиясе», «Кече ватанымның күркәм кешеләре».
“Конкурска фабуласы туган якны өйрәнү материалына туры килгән сюжетлы математик мәсьәләләр кабул ителә. Алар туган шәһәр яки авылның тарихи, мәдәни, архитектур, географик, социаль-икътисадый, спорт үзенчәлекләрен күрсәтергә, эчтәлеге конкурсант яшь төркеменең математика курсы программасына туры килергә тиеш”, – дип хәбәр итте конкурсны оештыручы, КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының математика һәм информатика укыту теориясе һәм технологияләре кафедрасы мөдире Лилиана Шакирова.
Институт профессоры әйтүенчә, сюжетлы мәсьәләләр төзи белү балаларның математик сәләтләрен, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерүдә зур роль уйный.
«Бу конкурс ел саен Идел буе федераль округының математика фәнни-мәгариф үзәге белән берлектә Математика һәм механика институты тарафыннан үткәрелә, – дип сөйләде Л.Шакирова. – Беренче читтән торып катнашу туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр финалда катнашу өчен сайлап алыначак. Ул 20 апрельдә КФУда узачак, мәктәп укучылары Казан университетының 220 еллыгына багышланган “Краеведческие математические задачи” VIII яшьләр мәктәп-конференциясендә проектларының нәтиҗәләрен тәкъдим итә алачак. Конференция барышында катнашучылар һәм кунаклар (укытучылар һәм укучыларның ата-аналары) туган як тарихы белән гадәти булмаган рәвештә танышу мөмкинлеге алачак. Финалда конкурсантлар мәсьәлә шартында үз туган шәһәрләренең һәм авылларының истәлекле урыннары, шулай ук анда яшәүче танылган кешеләр турында мәгълүмат булган биремнәрне тәкъдим итәчәкләр”.
Конференциядә катнашучыларның барысы да сертификатлар алачак, иң яхшы эшләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, ә укытучылар – рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Финал туры җиңүчеләре һәм призерлары эшләрен конференция материаллары җыентыгында бастырып чыгару планлаштырыла. Конкурс шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.
Авторы: Лариса Бусиль, фото Лилиана Шакирова архивыннан