Лисичанскидан һәм Рубежныйдан мәктәп укучылары КФУның «Университет» мәктәбендә укырга килделәр

Аларның укуы һәм көнкүреше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

Бүген Казанга Татарстан Республикасы Хөкүмәте чакыруы буенча Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән мәктәп укучылары һәм педагоглары килде. 11 бала “Университет” мәктәбендә укыячак һәм Казан федераль университетының Алабуга институты студентлар тулай торагында яшәячәк.

Искәртәбез, Татарстан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә шефлык итә. Татарстан Республикасы һәм Лисичанск арасында хезмәттәшлек турында килешү 2022 елның сентябрендә имзаланган, Рубежный белән – 2023 елның маенда.

КФУ ректоры Ленар Сафин исеменнән кунакларны Комплекслы куркынычсызлык буенча проректор Ришат Гозәеров каршы алды.

“Сезгә монда бик ошар дип ышанабыз! Алабуга, Шишкин музей-йорты, хатын-кыз кавалерист Дурованың музей-утары, башка истәлекле урыннар белән генә түгел, ә Казан университеты белән дә танышырга кирәк. Без экскурсия оештырырга тырышачакбыз. Киләчәктә Лисичанск һәм Рубежныйдан унберенче сыйныф укучылары безнең студентлар булыр дип өметләнәбез. Укучылар акыллы, күзләре ялтырап тора!”- диде проректор.

«Университет» мәктәбендә балаларның белем бушлыкларын тутыру, шулай ук укуны тәмамлау һәм урта гомуми белем турында аттестатлар алу мөмкинлеге булачак.

“Дуслар миңа монда бик яхшы, ярдәм итәчәкләр, киендерәчәкләр һәм ашатачаклар, дип сөйләделәр. Шулай ук якыннарым миңа университетның матурлыгы турында сөйләделәр. Кайберәүләр КФУга укырга керде дә инде», – диде укучы Матфей.

Егет әле һөнәр сайламаган, әмма аның төгәл фәннәр белән бәйле булмаячагына ышана.

“Минем планнарым нинди? Укуны уңышлы тәмамларга, БДИ тапшырырга, югары уку йортына керергә», – диде яшүсмер.

Республика Хөкүмәтенә һәм университет җитәкчелегенә Лисичанскийның 4 нче урта мәктәбе директор урынбасары Оксана Веретенникова рәхмәт белдерде:

“Балаларга белем алырга ярдәм итеп, бу акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Безне монда бик җылы кабул итәләр. Һәр сезон үзенчә кызыклы (О.Веретенникова шефлыктагы шәһәрләрдән балаларны беренче тапкыр гына озата килми – искәрмә. ред.). Һәр очрашу үзенчә кызыклы. Үзең өчен алырлык әйберләр бар. Балаларыбыз яңа ачышлар һәм белемнәр белән янып китәрләр, үзләренә һөнәр сайларлар дип өметләнәбез».

Укудан тыш, унберенче сыйныф укучылары «Университет» мәктәбе һәм Алабуга институты чараларында катнашачаклар. Әйтик, яшь кунаклар өчен махсус сәүдәгәрләр музеена, тарих музеена, Татарстан археологиясе һәм тарихы музеена экскурсияләр оештырылган. Балалар боз сараена, кинотеатрга, виртуаль чынбарлык клубына һәм башка бик күп җирләргә барачак.

Яшәү һәм көнкүреш өчен яхшы шартлар тудырылган, балалар тулы ашау белән тәэмин ителәчәк.

Искәртеп үтик, Россиянең яңа төбәкләреннән укучылар Алабугага инде дүртенче мәртәбә килә. Алдагы өч агым мәктәпне уңышлы тәмамлап, Россия югары уку йортларына, шул исәптән Казан федераль университетына укырга керделәр.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: автор, Әхмәтҗан Оев