Кышкы кояш куркынычмы? КФУ галимнәре җавап бирә

Астроном һәм химик кыш көне SPF-косметиканың кирәклеге турында сөйли.

Яз февральдә килә, диләр. Болытлы күк аша беренче язгы нурлар үтеп керә, күптән түгел Казанның клумбаларында һәм газоннарында беренче чәчәкләрне күргәннәр. Казан федераль университеты экспертларыннан февраль кояшының аеруча актив булуы дөресме һәм ни өчен хәтта иң болытлы көннәрдә дә SPF-косметиканы кулланырга онытырга ярамавы  турында кызыксындылар.

“Айлар безнең планета өчен кояш активлыгын билгеләми. Кояш үзеннән-үзе яши – безнең яктырткычның үз “законнары”, алар активлыкның унбер еллык чоры белән бәйле. Хәзерге вакытта шундый вәзгыять килеп чыга, без бу чорда кояш активлыгының иң югары ноктасына якын, шуңа күрә Кояшта шактый күп кабынышлар күзәтелә, һәм алардан Җирдәге геомагнит вәзгыять аларга бәйле дә инде”, – диде КФУ Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы профессоры, В.П.Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев.

Аның әйтүенчә, Кояштагы кабынышлар – штатлы вәзгыять, гәрчә соңгы вакытта кояш активлыгы графигы бераз авышкан. Кабынышлар аркасында барлыкка килә торган кояш җилен гадәттә метеосизгер кешеләр тоя, аларның баш авыртулары һәм кәефләре начар булырга мөмкин. Аларны алдан әйтеп булмый.

“Җир Кояшка иң якын ара якынча гыйнвар башына туры килгән. Ул чагында без орбитабызның перигелиясендә идек, шуңа күрә Кояш дискы елда иң зурысы иде. Әмма бу без җәйгә караганда ультрашәмәхә нурланышны күбрәк алуыбыз турында сөйләми, – ди астроном.  – Шуңа да карамастан, әгәр сез кыш көне кызынсагыз, кояшта яна алмаячаксыз, ә җәй көне киресенчә. Парадокс шунда ки, кыш көне без Кояшка якынрак булуга карамастан, ул горизонт өстеннән түбән урнашкан, һәм аның нурлары Җиргә орынма сызык буенча җибәрелә».

Гади итеп әйткәндә, әлеге мәйданга керә торган җылылык күләме нурларның төшү почмагына, ягъни төшү почмагы синусына бәйле.

Ю. Нефедьев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда кыш көне аяз көннәр азая бара (моның сәбәбе билгеле түгел), шуңа күрә кояштан саклаучы косметиканы кышын файдалануның кирәге калмый.

КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының органик һәм медицина химиясе кафедрасы доценты Людмила Якимова кышын битне тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләде. Әлеге контекстта сүз ультрашәмәхә нурларның ике төре – UVA (иң озын, 400-315 нм) һәм UVB (урта, 315-280 нм) турында барачак. Белгеч сүзләренчә, болытлы һавада – кыш көне дә, җәй көне дә, тирегә күбрәк UVA-нурлар йогынты ясый.

“Нәкъ менә алар эпидермисның тирән катламнарына үтеп керә һәм тире картаюга китерә. Ә UVB-нурлар кояшта янулар китереп чыгара, ләкин аның каравы D витаминын эшләү өчен җавап бирәләр. Шуңа күрә тирене саклау кыш көне дә, җәй көне дә кирәк. Моның өчен санскриннар бар – төрле дәрәҗәдәге саклану чаралары, ул SPF (Sun Protection Factor) аббревиатурасы белән билгеләнә “, – диде химик.

Әйтик, SPF 50 тамгасы булган косметика нурланышның 2 процентын гына үткәрә, SPF 30 – 3 процентын, SPF 15 – 7 процентын. Йөз процент яклау дәрәҗәсе булган кремнар юк, дип искәртте Л.Якимова. Казанда, аның сүзләренчә, УФ-индекс якын көннәрдә 1 дән артык булмаячак, шуңа күрә тирене саклау өчен SPF 15ле крем җитәрлек. Кыш көне уңайлы булсын өчен Химия институты эксперты SPF 15 яки SPF 30 тамгалары белән косметика сайларга киңәш итә.

Людмила Якимова кояштан саклый торган чараны ничек дөрес сөртү турында киңәшләрен бирде:

“Бу хакта бердәм фикер юк, әмма кайбер тәкъдимнәр бар. SPF-косметиканы алдан ук, өйдән чыгарга 20-30 минут кала, гәүдәнең барлык ачык төшләренә сөртергә кирәк. Җитәрлек күләмдә кулланыгыз, мәсәлән, әгәр дә бит турында сүз барса, кимендә 0,5 чәй кашыгы”.

Үз табигате буенча фотофильтрлар химик һәм физик була. КФУ доценты әйтүенчә, химик косметиканы сөртү җиңелрәк һәм ул тирегә яхшы сеңә. Минуслардан – химик фильтрлы косметиканың саклау дәрәҗәсе түбән.

“Көндәлек тормышта, бигрәк тә кыш көне, химик фильтрлар белән чаралар яхшы булачак, ә җәй көне – физик, мәсәлән, составында титан диоксиды кисәкчекләре булганнары. Алар тирене яхшы саклыйлар һәм сеңмиләр, ләкин аны “агарталар”. Мөгаен, пляжда кайбер кешеләрнең өрәк кебек булуларын күргәнегез бардыр, кремнан соң аларның тәне ак була. Актив кояштан нәкъ менә физик өстәмәле косметика нәтиҗәле булачак “, – диде Л.Якимова, физик һәм химик фотофильтрлы кремнар булуын әйтеп.

Элегрәк КФУ химигы матур һәм ныклы кызынуга ирешүгә ярдәм итәчәк продуктларны атады.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова