Кыңгырау урынына көйләр: КФУ психологы музыканың мәктәп атмосферасын ничек үзгәртүе турында

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә “Кыңгырау урынына көйләр” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Көй фикерләүгә һәм эмоциональ халәткә ничек йогынты ясый? Бу хакта Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының клиник психология кафедрасы доценты Инна Кротова сөйләде. Эксперт тавышны кабул итү механизмнарын, шартлы рефлексларны һәм укучыларның мәдәни тәңгәллеген формалаштыруда музыканың ролен аңлатты.

Иң еш куркуларның берсе булып стандарт мәктәп кыңгыравы балада шартлы-рефлектор стресслы җавап кайтару формалаштыра дигән фикер тора.

“Стресслы җавап кайтару төгәл формалаштырмый. Беренчедән, кыңгырау дәрес башында да, ахырында да яңгырый. Әгәр кыңгырау  бары тик шомлы сигнал – сиреналар яки хәбәр итү сигналлары кебек булса гына, стресс – реакция ныгыр иде”, – дип аңлатты психолог.

Инна Кротова «стимул – реакция» принцибы буенча үз-үзеңне тотышны формалаштыруның классик бихевиористик моделе дә актуаль түгел, дип искәртте. Хәзерге психологиядә формула шәхес аңының һәм аның когнитив процессларының үзара бәйләнешен исәпкә ала, алар нинди стимул тәэсир итәчәген һәм нинди реакция беркетеләчәген билгели.

Доцент өстәп әйткәнчә, мохит стимулларының көчле йогынтысы нигездә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә хас, ул вакытта бала әйләнә-тирә дөнья белән таныша гына. Мәктәп яшендә исә, аның сүзләренчә, кыңгырау – ул травматик фактор түгел, ә гадәти оештыру сигналы.

Тагын бер мөһим мәсьәлә фикерләү процессын өзү сыйфатына кагылды (кискен тавыш укучыны концентрациядән “чыгара” аламы?). Белгеч билгеләп үткәнчә, бу контекстта тавыш характеры хәлиткеч роль уйнамый. Уңайлы һәм алдан белеп була торган бар нәрсә баш мие тарафыннан куркынычсыз дип кабул ителә.

“Моңлы тавышлар ешрак куркынычсызлык белән ассоциацияләнә. Дәрес үзе дә шул ук принцип буенча төзелгән: танышу, ачу, ныгыту – үтә күренмәлелек, алдан күрүчәнлек. Кыңгырауда фикер процессын өзү куркынычы юк. Киресенчә, укучылар кыңгырауны көтә, димәк, концентрацияне туктатуга алдан әзерләнәләр”, – диде И.Кротова.

Тавышны кабул итү бик индивидуаль. Бер бала өчен кискен тоелганны икенчесе моңлы дип кабул итә. Шуның белән бергә музыка темпының психофизиологик халәткә йогынты ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

“Темп һәм ритм конкрет мәсьәләне хәл иткәндә, озаграк яңгыраганда, индивидуаль яки кече төркемгә йогынты ясаганда кулланылырга мөмкин. Кыңгырау авазлары массакүләм аңны оештыру һәм ритм өчен булдырылган”, – дип аңлатты ул.

И.Кротова яңалыкның төп кыйммәте физиологик яки эмоциональ йогынтыда түгел, дип аңлатты.

«Биредә без мәктәп кыңгыравы турында сөйләгәндә музыканың көче мәдәни тәҗрибәне уңайлы, басымсыз трансляцияләүдән гыйбарәт”, – дип ачыклык кертте белгеч.

Кыңгырау үзеннән-үзе укучыларның эмоциональ уңайлылыгын билгеләми һәм формалаштырмый. Бу мәгариф мохитенең социаль инфраструктурасының бер өлеше, ул гомуми процессны тулыландыра һәм аңа ярдәм итә.

“Тулаем алганда, яңалык минем тарафыннан социаль-психологик контекстта заманча чакыруларга җавап буларак кабул ителә. Көй – заманчарак мәдәни контекст һәм цифрлы шау-шуга конкурентлыкка сәләтле җавап», – дип йомгаклады доцент.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова