Кремльдә яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлеге турындагы лекция белән КФУ доценты чыгыш ясаячак

Чара 29 июньдә узачак.

Казан Кремленең Гавәми урыннар (Присутственные места) ишегалдында Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклыннан лекцияләр дәвам итә.

Мәсәлән, 29 июнь 19.00 сәгатьтә, (Корбан бәйрәме булу уңаеннан чәршәмбе түгел, пәнҗешәмбе) «Мин татарча ясыйм»: Казанда яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлеге” дигән лекция узачак. Ул Казан эшмәкәрләре мисалында һөнәрчелек, осталык, сәнгать тасвирламасына багышлана. Эшмәкәрлекнең бу юнәлеше бүгенге көндә яшьләргә ирек, үз фикерләрен булдыру мөмкинлеге бирә һәм, тулаем алганда, шәһәрне җәлеп итүчән урынга әверелдерә торган пространство булып тора. Этник үзенчәлек Татарстанда кулланучылар өчен уникаль тәкъдим булып тора.

Бүген татарча кул эшләре, осталыкның үзенчәлекләре нәрсәдә? Үз аутентик продуктын булдыручылар – милли кул эшләренә җәлеп ителгән яшьләр үзләре ни уйлый? Бу үз этник тиңдәшлегеңне күрсәтү теләге белән бәйлеме, әллә модага иярүме? Бу һәм башка сорауларга лектор, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты Альбина Гарифҗанова җавап бирәчәк.

Һава торышы бозылган очракта лекция Гавәми урыннар (Присутственные места) бинасында (2 нче лекторий, 4 нче подъезд, 2 нче кат) узачак. Лекциягә керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, моннан алдарак кына лекция белән Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (ИМО) Алтайны һәм кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов чыгыш ясаган иде. Ул Россиянең Шәрыкъне өйрәнү серләре һәм Казанның дөньядагы Ислам цивилизациясе үзәге булуы; Дизайн һәм пространство сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова милли костюм орнаменты; КФУның Этнографик музее мөдире, ИМО антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев Сабантуй тарихы һәм заманчалыгы турында сөйләде; КФУның гомуми тел белеме һәм филология институты кафедрасы профессоры һәм филология Әлфия Йосыпова татар теленең ике телле лексикографиясенең чишмә башы һәм традицияләре турындагы мәгълүматлар белән уртаклашты. КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры урынбасары Степан Новиков архитектор Ф.Н. Малиновский турында сөйләде.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Камилла Солтанова