Цифрлы чорда шәхес трансформациясе үзенчәлекләре турында Психология һәм мәгариф институты (ИПО) профессоры Александр Прохоров сөйләде.
Медиатехнологияләр йогынтысында кешенең фикерләве үзгәрә, ул клиплы була бара, дип саный Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының мәгариф психологиясе кафедрасы профессоры Александр Прохоров.
“Кешенең мәгълүматны кыска, истә калырлык образлар рәвешендә кабул итү һәм эшкәртү сәләтен клиплы фикерләү (яки клиплы аң) дип атау кабул ителгән. Ул фрагментарлык белән характерлана”, – диде профессор Александр Прохоров.
Фикерләү төрләре һәм типлары бик күп, һәм алар никадәр үскән булса, кешенең танып белү һәм креатив мөмкинлекләре шулкадәр киңрәк, дип билгеләп үтте галим.
“Клиплы фикерләү өстенлек иткән кешеләрнең төп проблемасы – төрле мәгълүматны тоташтыра алмау, ассоциацияләргә нигезләнгән логик бәйләнешләр төзү. Мондый фикерләү системалы фикерләүгә каршы тора “, – дип белдерде психолог.
А.Прохоров фикеренчә, аның барлыкка килүенең сәбәбе – Интернет белән мавыгу.
“Әгәр дә кеше күп сәгать Интернетта утыра икән, бу фикерләү үзенчәлекләренә йогынты ясарга мөмкин, – дип раслый эксперт. – Минемчә, клиплы фикерләү студентларга караганда, күбрәк балаларга һәм яшүсмерләргә хас”.
А.Прохоров фикеренчә, кагыйдә буларак, дөньяны клиплы фикерләү аша кабул итүе булган кешедә фикерләүнең ассоциатив формалары начаррак үсеш алган.
“Ассоциатив фикерләү азрак үсеш алган булса, креативлык кими, – дип үз фикерен белдерде профессор. – Моннан тыш, кагыйдә буларак, клиплы фикерләү булган кешеләрдә аралашу проблемасы бар, аларда коллектив башлангыч азрак үсеш алган. Алар гадәттә башка кешеләр хисләренә игътибарсыз”.
Мондый фикерләүнең плюсларына ул бер темага тирән чумуны кертә.
“Клиплы фикерләү булган кеше үз өлкәсендә билгеле бер биеклекләргә ирешә ала, дип фаразлыйм. Мәсәлән, әгәр дә ул график дизайнер икән, аның мәгълүматны образлар рәвешендә тәкъдим итү сәләте үз кулланылышын табачак “, – диде Александр Прохоров.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, клиплы фикерләү ияләре, мөгаен, оператив җавап бирүне таләп итә торган ситуацияләрдә тизрәк карарлар кабул итәчәк. Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, профессор клиплы фикерләүнең плюслары һәм минуслары турында дәлилләүче ышанычлы фәнни мәгълүматларның бүгенге көнгә юк булуына игътибарны юнәлтте.
Күптән түгел Александр Прохоров имтиханнарны ничек дөрес тапшырырга дигән киңәш бирде.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова