КФУның Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» уза

Проектның төп максаты – юридик бергәлекнең һөнәри кыйммәтләрен трансляцияләү һәм яшьләрдә хокукый грамоталык дәрәҗәсен күтәрү.

 

Казан федераль университетының Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» проекты старт алды. Проектны Казанда КФУның Юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе оештырды.

Проект бер үк вакытта Россиянең өч шәһәрендә – Мәскәү, Казан һәм Саратовта гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – юридик бергәлекнең һөнәри кыйммәтләрен трансляцияләү һәм яшьләрдә хокукый грамоталык дәрәҗәсен күтәрү.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча проектта Казан шәһәренең төрле мәктәпләреннән максатчан өлкән сыйныф укучылары катнашты. Балалар өчен хокук өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән – Казан университетының юридик факультеты укытучыларыннан, чакырылган экспертлардан, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрдән, фән һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләреннән тренинглар, лекция-интенсивлар, мастер-класслар һәм интеллектуаль уеннар оештырылды. Юридик факультетны тәмамлаучылар ассоциациясе әгъзалары – Айнур Ялилов һәм Илдус Янышев спикерлар буларак чыгыш ясады.

Укыту-методика эше буенча белгеч, КФУ Юридик факультетының җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы өлкән укытучысы Гүзәл Борһанова әйтүенчә, мәктәп юриспруденция өлкәсендә профориентациягә һәм хокукый грамоталыкка юнәлдерелгән:

“Юрист яшьләр мәктәбе – ул бер үк вакытта өч шәһәрдә тормышка ашырыла торган проект, анда спикерлар сыйфатында кызыклы остазлар – Юридик факультет укытучылары, студентлары һәм бу факультетны тәмамлаучылар, шулай ук чакырылган спикерлар катнаша”.

Шулай ук Гүзәл Борһанова Казан укучыларының актив катнашуын һәм юриспруденция өлкәсенең актуальлеген билгеләп үтте.

“Ике көн бик яхшы үтте. Укучылар бу көннәрдә университетның бер өлеше булдылар, барлык мастер-классларда, квизларда, дебатларда актив катнаштылар. Балаларга яңа һөнәргә өйрәнергә яхшы мөмкинлек бирә торган тагын өч көн бар (23, 24 һәм 25 сентябрь)».

Мәктәпнең КФУда ике көн эшләү барышында балалар зур кызыксыну, активлык күрсәтте.

Юридик факультетны тәмамлаучылар ассоциациясе башкарма директоры Азалия Әхмәдуллина Казан федераль университеты волонтерларының һәм студентларының проектны оештыруда зур кызыксынуын әйтте.

“Иң кызыгы, студентлар мәктәп укучылары өчен зур ярдәмчеләр булды. Бу интеграция нәтиҗәләре буенча шунысын әйтергә мөмкин, тәҗрибә һәм урнашкан билгеле бер элемтә студентлар һәм укучылар арасындагы коммуникация барлыкка китергән”, – диде ул.

Проектны йомгаклау нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар Казан Халыкара юридик форумында катнашуга чакырылачак.

Авторы: Әминә Морат, фото: Эмилио Гонсалес