Заявкаларны җыю 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Интеллект” интеллектуаль милек өлкәсендә яшь галимнәрнең халыкара конкурсы 35 яшькә кадәрге университет студентлары һәм аспирантлары арасында ел саен уздырыла. Казан федераль университетының яшь галимнәрен щлеге конкурста катнашырга чакыралар.
Конкурс интеллектуаль милек өлкәсендә белем бирү һәм фәнни эшчәнлекнең интеграциясен үстерүгә, шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Катнашучыларга конкурска фәнни эш тәкъдим итәргә кирәк. Тикшеренүләр 16 юнәлеш буенча кабул ителә, мәсәлән, «Музейлар һәм интеллектуаль милек: проблемалар һәм камилләшү юллары», «Спортта интеллектуаль милек», «Интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт идарәсе» һ.б. Номинацияләрнең тулы исемлеге белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Финалистлар үз эшләрен яклап жюри каршында чыгыш ясаячак.
Җиңүчеләрне акчалата премия белән бүләкләячәкләр, шулай ук җиңүчеләр һәм призерлар Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе (РГАИС) белем бирү программаларына ташламалар алачак. Конкурста катнашу өчен 31 октябрьгә кадәр сайтта теркәлергә кирәк.
“Интеллект”ны гамәлгә куючылар – Роспатент, Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе һәм Евразия патент ведомствосы.
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов