Ул шулай ук иң яхшы сорау дип табылды.
Беренче каналда бара торган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенының язгы сериясе беренче уенында клубның күп белүчеләр командасы (капитаны Денис Элькис) Казан федераль университетының Физика институтын тәмамлаган Илиза Рамазанова биргән сорауга җавап таба алмады.
Кызның бер вуз янында урнаштырылган троян аты турындагы соравы иң яхшысы дип табылды. Шуңа күрә 100 мең сум откан акчасына өстәп, ул тагын 200 мең сум алачак.
Илиза ике ел элек “медицина физикасы” юнәлеше буенча КФУ магистратурасын, ә аңа кадәр “гомуми физика” юнәлеше буенча бакалавриатны тәмамлаган. Без аның белән элемтәгә кердек.
“Мин Земмельвайс Университетының “Биофизика” юнәлеше буенча PhD-студент. Ул Венгриядә, Будапештта урнашкан. Аугсбург университетына күченергә планлаштырам, чөнки минем ирем, КФУның Физика институты аспиранты Кирилл Васин Аугсбургта эшли, – дип сөйли Илиза. – Без аның белән Аугсбург университеты янында йөргәндә, мин югары уку йорты корпусларының берсе янында кызыл троян атын күрдем. Кирилл мин бу бинада кайсы факультет студентлары белем алганын беләмме икән дип сорады. Мин җавап бирә алмадым. Ул монда IT-белгечләрне әзерләүләрен, программистлар телендә зарарлы программа тәэмин ителешен троян аты (троян) дип атау кабул ителгәнлеген аңлатты”.
Шул вакыт кызның бу сорауны күп белүчеләргә бирү идеясе туган. Программа мөхәррирләре Илиза җибәргән сорауны катлауландырган. Алар, күп белүчергә өстәмә ярдәм булмасын өчен, ат урнаштырылган университетка күрсәтмәләрне алып ташлыйлар. Моннан тыш сорауда “троян” дигән сыйфат яңгырарга тиеш түгел иде.
“Бу минем «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенына җибәргән беренче соравым иде. Мин аны сайларлар дип көтмәгән идем, – диде Илиза. – Башта бу текстлы сорау иде, ләкин безгә шалтыратып видео яздыруны сорадылар. Мин видео җибәргәннән соң нибары ике атна үтте, һәм сорау үз ролен уйнады”.
Ул сорауның иң яхшы дип танылачагына өмете булуын әйтте.
“Мин тапшыруны караганда бик дулкынландым, шуңа күрә башкаларның нинди сорау бирүләрен тыңламадым диярлек. Шул ук вакытта мин видеосорауларның 80 проценты иң яхшы дип танылуын сиздем, – диде Илиза.
Җиңгән акчаны кая тотарга икәнен Илиза әле хәл итмәгән, аның планнары күп.
Исегезгә төшерәбез, «PROНаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XVI сериясендә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында ике тапкыр “Бәллүр ябалак” иясе Алексей Блинов та катнашачак.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото И.Рамазанованың шәхси архивыннан