КФУны тәмамлаган кыз спорт самбосы буенча Европа чемпионатында алтын яулады

Ксения Задворнова – Казан университетында уку, җиңү һәм киләчәккә планнар турында.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган Ксения Задворнова 72 килограммга кадәр үлчәмдә кызлар арасында спорт самбосы буенча Европа чемпионатының алтын медаленә лаек булды. Ярышлар Нови-Саде шәһәрендә (Сербия) узды.

“Барысы да планлаштырганча килеп чыкты”, – дип тасвирлый чемпионатка әзерлекне егерме биш яшьлек спортчы.

Сербиядәге ярышларга кадәр Екатеринбургта (анда төп эш башкарылган), Сочи һәм Мәскәүдә спорт җыеннары узды.

Чемпионат финалында Ксения Задворнова белоруссия самбочысы Анжела Жилинскаяны җиңде. Алар инде алтын өчен дөнья чемпионатында да көрәшкәннәр. Хәлиткеч очрашуга К.Задворнова ышанычлы әзерлек белән барган.

“Минемчә, җиңүгә зур мотивация аркасында ирешелде, шулай ук тренировкаларда зур эш башкарылды. Очрашуның үзендә гәүдә автомат рәвештә эшләде. Көндәшем техник яктан отарга тырышып карады, ә мин миңа җавап бирдем һәм контратакаладым, шул рәвешле оттым”, – дип уртаклашты кыз.

Спорт самбосы буенча Россия, Европа һәм дөнья чемпионы горур рәвештә тагын бер дәрәҗә йөртә – Казан федераль университетын тәмамлаган. Бер ел элек Ксения ИМОны тәмамлаган, дәүләт имтиханын бик яхшы билгесенә тапшырып, диплом эшен яклаган. Югары белем һәм профессиональ спорт бер-берсенә берничек тә комачауламый, дип саный ул, киресенчә – характер һәм дисциплинаны чыныктыра.

“Институтта алган анализлау һәм мәгълүмат җыю, укытучылар һәм төркемдәшләр белән аралашу күнекмәләре ярдәмендә мин ниндидер җыеннар турында килешә, үз көрәшләремне анализлый, ярышларга әзерләнү өчен таблицалар төзи алам. Уку һәм спортны берләштерү игътибар туплауга ярдәм итә», – дип искә төшерә КФУда уку елларын К.Задворнова.

Үткән ярышларда самбочы, кадерле пьедесталдан төшеп, спорт комментаторы кәнәфиенә эләгә, ул кече яшь категорияләренең сугышларын яктырта алган.

“Монда, әлбәттә, сөйли белү күнекмәсе  – фикерләрне дөрес формалаштырырга кирәк, монда да миңа, һичшиксез, университетта уку ярдәм итте. Спортчылар интеллектуаль үсешне санга сукмаулары турындагы фикер яши, моны ишетү минем  һәрвакыт  күңелсез, чөнки минем тормышның барлык өлкәләрендә үсәсем һәм киң карашлы буласым килә, – ди яшь спортчы. – Мин бит университетта инглиз телен өйрәндем, ул хәзер бик кирәк. Ярышлар Сербиядә узды, анда мин җирле халык һәм чит ил кешеләре белән күп аралаштым. Телне белү – бу бик шәп, бигрәк тә спортта, бөтен дөнья буйлап күп дуслар табарга мөмкин”.

Киләчәктә К.Задворнова, аның тормышы ничек тә булса спорт белән бәйле булачак дип өметләнә. Бәлки, ул административ эшчәнлек белән шөгыльләнер яки җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә эшләячәк. Хәзер аның теләге – спортта яки шул өлкәдә үсү.

Элегрәк спортчы БДБ илләренең II Уеннарында җиңүче булды.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Бөтенроссия самбо федерациясе матбугат хезмәте