Казанның 172 нче мәктәбе укучылары Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция үзәгендә булдылар.
«Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 172 нче мәктәп укучылары өчен Казан федераль университетында«Йөрәк кинәт туктаганда минем гамәлләр» дигән тематик экскурсия узды.
Укучылар ясалма йөрәк тибешен тоярга, робот-манекенда аускультация үткәрергә, патология һәм нормада йөрәк тавышын тыңлау мөмкинлеген алдылар. Шулай ук лекция укылды һәм алга таба йөрәк-үпкә реанимациясенең база нигезләрен үзләштерергә теләүчеләргә практик күнекмәләр мөмкинле булды.
«Җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен сәламәтлек саклауның һәм биологик грамоталылыкны арттыруның геном һәм постгеном технологияләре» стратегик проектын үтәү максатларында Фундаменталь медицина һәм биология институты “Сәламәтлек саклау буенча яңа һөнәри компетенцияләр” укыту-фәнни сынау лабораториясе кысаларында мәктәп укучылары өчен берничә курс булдырды: “Сынап карыйсым килә – яшь хирург”, “Кан агу һәм имгәнүләр вакытында ярдәм итә алам”, “Йөрәк кинәт туктаганда минем гамәлләр”, – дип уртаклашты Фундаменталь медицина һәм биология институтының ашыгыч медицина ярдәме һәм симуляция медицинасы кафедрасы доценты Юлия Вәлиева.
Экскурсиядә укучылар ашыгыч ярдәм машинасының эчтәлеген өйрәнә алдылар, Симуляцион үзәкнең тудыру бүлегендә булдылар, анда аларны УЗИ аппараты, бала табучы һәм яңа туган сабыйлар манекеннары белән таныштырдылар.
«Безнең өчен бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе, әмма булдырдык дип саныйм, без бу дәресләрне балалар өчен җайлаштыра алдык», – дип сөйләде Фундаменталь медицина һәм биология институтының белгечләрне гамәли әзерләү һәм аккредитацияләү үзәгенең эксперименталь хирургия һәм симуляция медицинасы бүлеге мөдире Алмаз Гәрәев.
Балалар өчен КФУның Симуляция үзәге буенча экскурсия ачышка тиң булды. Алар барлык тәкъдим ителгән манипуляцияләрдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, капшап карап, кеше тиресен имитацияләүче материалдан эшләнгән манекеннарны өйрәнделәр.
“Бу экскурсиягә бару теләге беренче чиратта нәкъ менә балаларда барлыкка килде. Һәм, мөгаен, күрү сәләте булмаганга, алар өчен бу тагын да кызыграк, чөнки барысын да тотып карый алалар. Бу аларның дөньяга карашын киңәйтүгә ярдәм итә. Балаларга барыннан да бигрәк “үз кулларында тибә торган йөрәк” тойгысы ошады. Ышанам, экскурсиядән соң балалар зыян күрүчеләргә ярдәм итә алачак ашыгыч хәлләр турында күбрәк белергә теләр”, – дип сөйләде 172 нче мәктәп укытучысы Галия Вафина.
Фундаменталь медицина һәм биология институты Казан университетының медицина кластеры буенча берничә тематик экскурсия тәкъдим итә. Аларны карау өчен КФУ сайтында гариза тутырырга һәм simcentr@kpfu.ru почтасына язарга кирәк.
Автор: Анна Чеченкова, фото автора, Юлия Анисимова