КФУ орнитологы: «Татарстанга яз хәбәрләре – кара каргалар кайтты»

Беренчеләрдән булып, шулай ук тургайлар һәм кызылтүшләр дә килгән.

«Яз хәбәрчеләре»нең килүе һәм миграциясе турында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошлар сагы берлегенең Казан бүлеге рәисе Илгизәр Рәхимов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, кошларны кайту вакытын билгеләүче төп факторлар – һаваның уңай температурасы һәм җитәрлек азык булу. Моннан тыш, көннең озынлыгы да зур әһәмияткә ия.

“Барлык төрләр әлеге факторлар нигезендә әмма үз вакытында очып килә, – дип хәбәр итте КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Илгизәр Рәхимов. – Фенологик вакыйгаларның аерым алганда, кошлар кайтуының билгеле бер тәртибе бар. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар һәм туңгычлар, аннары суда йөзүчеләр кайта. Соңгы булып кышлау урыннарыннан сандугачлар, керәшәләр, шәүлегәннәр кайта».

Кара каргалар шактый зур кошлар, шуңа күрә аларның кайтуын күрми калу мөмкин түгел. Өстәвенә, алар зур төркемнәр белән кайта һәм ояларын төзү яки ремонтлау белән актив шөгыльләнә, дип билгеләп үтте орнитолог.

Кара каргалар ояга урын сайлаганда, азык җитәрлек булган территорияләрне өстен күрәләр. Алар әкренләп бөҗәкләрне, суалчаннарны, личинкаларны, шулай ук орлыкларны һәм ашлыкны үз эченә алган тагын да төрлерәк рационга күчә.

«Үсемлек азык белән тукланучы яки төрле азык белән тукланучы кошлар беренчеләрдән булып очып киләләр. Кара карга – синантроп, торак пунктлар территориясендә яки кеше корган корылмаларда даими яшәүче кошлар төрен шулай атыйлар, – дип ассызыклады орнитолог. – Шулай ук беренчеләрдән булып тургайлар һәм кызылтүшләр кайтты».

Ул ачыклык керткәнчә, шулай ук кышлау урыннарында һава торышы һәм оялау урыннарына кайту сроклары арасында да бәйләнеш бар. Озакка сузылган кыш миграцияне тоткарларга мөмкин, аномаль җылы һава, киресенчә.

«Соңгы елларда кайбер төр кошлар кышларга үзебездә кала, җылы якларга очып китмиләр, – диде И.Рәхимов. – Быел, үрдәкләрдән һәм каргалардан тыш, Казанда кышларга миләш чыпчыклары да калды. Аларның күбесе көньякка очмаган, алай гына да түгел, урман төрләре шәһәрдә кышлаган. Әгәр дә су катмаса, үрдәкләр дә кышны Казанда уңышлы чыга ала”.

Элек КФУ орнитологы кышкы сезонда каурыйлылар артыннан кызыклы күзәтүләр турында сөйләгән иде.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алексей Саврасов