КФУның Н.Лобачевский музеенда корал күргәзмәсе ачылды

Ул Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда «Оружие героев. Вехи истории» күргәзмәсе эшли башлады. Ул Россиядә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан КФУ музейлар дирекциясе чаралары сериясендә беренче. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы «Витязь» хәрби-тарихи клубы белән берлектә әзерләнгән.

Экспозиция ел дәвамында әзерләнде.

“Башта без анда Археология музее экспонатлары гына тәкъдим ителәчәк дип уйлаган идек, ләкин аннары концепция турында фикер алышу барышында без Этнографик музейның бай коллекциясен күрсәтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Нәкъ менә анда Африка, Америка илләре халыклары кораллары, шул исәптән Казан университеты профессоры Иван Михайлович Симонов Антарктидадан алып кайтып, университет музеена тапшырган коллекция тәкъдим ителгән”, – дип сөйләде журналистларга КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова.

Аның әйтүенчә, күргәзмә коралның беренче чиратта һөҗүм максатларында түгел, ә үз-үзеңне саклау һәм якыннарыңны яклау өчен барлыкка килүе турында бәян итә.

“Без бу коралларны барыннан да элек инженер әйберләре буларак карыйбыз. Сер түгел, иң алдынгы технологияләр нәкъ менә корал эшкәртүдә булган, мәсәлән, неолит чорында таш шомартуның иң алдынгы технологияләрен күрә алабыз. Әгәр дә бу бронза чоры булса, бу инде сыйфатлы кою һәм башкалар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Витязь” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Хабаров.

Күргәзмәдә КФУның А.А. Штукенберг исемендәге Геология музееның уникаль экспонатлары тәкъдим ителгән. Алар арасында – тимер һәм бакыр рудасының саф килеш табылган металлары, аккургаш һәм бронза үрнәкләре. Бу материаллар беренче хезмәт һәм сугыш коралларын булдыруга нигез булган. Күргәзмәдә шулай ук борынгы хайваннарның сөякләрен дә күрергә мөмкин. Алар кешелек җәмгыятенең башында ук эш һәм сугыш кораллары сыйфатында кулланылган.

Күргәзмә өчен зур корал коллекциясен КФУның Этнографик музее тәкъдим иткән. Экскурсияне музейга килүчеләр өчен музей мөдире Арслан Мингалиев үткәрде. Күпчелек әйберләр XIX гасырның икенче яртысына карый һәм географик яктан Җир шарының шактый өлешен: Африканы, Американы, Океанияне, Урта Азияне колачлый. Экспонатларның бер өлеше ХХ гасыр башында Гамбургтагы Умляуф музееннан максатчан сатып алынган. Студентларга аңлаешлырак булсын өчен география һәм этнография кафедрасының беренче мөдире Петр Кротов Германиядән дөнья халыклары предметларын, шул исәптән коралны да сатып алуны тәкъдим иткән. Күргәзмәдә  кылычлары, җәяләре, уклары, сөңгеләре, Үзәк һәм Көньяк Африка халыкларының чөя торган дротик-ассегае күрсәтелгән. Африка континентының көньягында яшәүче халык – зулусларның специфик күсәкләре һәм  калканнары аерым игътибар җәлеп итә.

“Без әзерләнгәндә, чыннан да бик күпне күрсәтергә теләдек, чөнки безнең зур коллекцияләр җитәрлек, аларның күп өлеше – корал, – диде күргәзмәнең беренче кунаклары алдында чыгыш ясап Этнографик музей мөдире. – Мөгаен, бу теләсә кайсы этнографик музейның кредосы яки, икенче яктан, аның үзенчәлеге – без һәрвакыт берәр экзотизация ясыйбыз, ягъни безнең урта полоса өчен ниндидер гадәти булмаган, истә калырлык, сәер нәрсәне күрсәтәбез. Шуңа күрә без шул исәптән бу юлдан да киттек. Этнография – ул барыннан да элек кешеләр һәм җирлек, илләр һәм халыклар турында бердәм фән”.

Калын пыяладан коелган уклар аерым игътибар җәлеп итә. Күргәзмәдә Казан университетының чын реликвияләре  – ИСимонов тарафыннан антарктик экспедициядән китерелгән чын предметлар күрсәтелгән. Профессор коллекциясеннән күргәзмәдә Фиджи һәм Полинезия утрауларыннан юлбашчыларның чукмарлы таяклары тәкъдим ителгән.

Шулай ук күргәзмәдә казуар сөягеннән хәнҗәр, акула тешләреннән күсәк, Океаниядән пальма жгутларыннан хәрби кирәк-яраклар белән танышырга мөмкин. Күргәзмәгә  Урта Азия предметлары: терәгечтәге үзбәк мылтыклары, халат һәм пычаклар аеруча төсмер өсти.

КФУның Археология музее коллекциясе төрле дәверләргә, халыкларга һәм илләргә караган корал комплексларына бай. XIX һәм ХХ гасырларда алынган табылдыклар Евразия континенты коралының эволюцион үсеше процессын ачык күрсәтә.

Күргәзмәдә таш гасыр предметлары тәкъдим ителгән: чакматаштан һәм сөяктән ук очлыклары, беренче балталар һәм сөңге очы. Ау өчен булмаган беренче коралны күрергә мөмкин. Россиянең Европа һәм Себер өлешләре экспонатлары ярдәмендә тәкъдим ителгән бронза гасыр дәвере кешеләрнең таш эшкәртүдән беренче металларны куллануга күчүен күрсәтер. Моннан тыш, күргәзмәдә бронза коралның ничек итеп безнең өчен гадәти һәм бүген дә шулай, тимергә әверелүен белергә мөмкин.

Татарстан нәфис кылычлар белән коралланган дәһшәтле җайдаклары белән күчмә дөнья вәкилләре буларак та, ныклы коралланган сугышчылары булган утрак халык буларак та күрсәтелгән.

Яугирләр дөньясында һәрвакыт куркыныч һәм куркыта торган корал өчен генә түгел, ә сәнгать өчен дә урын бар. Бу хакта Иран сугышчысының хәрби кирәк-яраклары коллекциясе – үзенчәлекле шлем һәм оста гравировкалар белән бизәлгән күн калканнар сөйли. Күргәзмәгә килүчеләр танылган рәссам-баталист Василий Верещагинның Этнографик музей һәм Э.А. Эверсман исемендәге Зоология музее һәм гербарий белән берлектә «язылган» «Богатый киргизский охотник с соколом» картинасын күрә алалар.

XX гасырда корал тагын да камилләшә. Винтовкалар, пистолет-пулеметлар, кул гранаталары, минометлар Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңүдә зур роль уйный. Күргәзмәнең соңгы бүлегендә “Кар десанты” эзләү отрядында катнашучылар алып кайткан коллекция тәкъдим ителгән. Бу бүлек предметларының бер өлеше күргәзмәгә “Витязь” хәрби-тарихи клубы тарафыннан тапшырылган.

“Хәрби тарих белән мин Казан университетында укыганда ук кызыксына башладым, шуңа күрә хәзер минем артта торган күп кенә экспонатларның күбесенә минем кулларым тиде, ә университет музейларына тапшырылган экспонатлар өлешчә минем тарафтан студент елларында ук реставрацияләнде. Шуннан бирле шактый күп еллар узды, һәм бу күргәзмәне әзерләү барышында миңа Бөек Ватан сугышына кагылышлы экспонатлар сорап мөрәҗәгать иттеләр. “Витязь” хәрби-тарихи клубының төрле чорлар белән кызыксынуын, шул исәптән, сугыш чорындагы совет солдат-саперларының кыяфәтен торгызу белән шөгыльләнүен күздә тотып, без кайбер экспонатларны, аерым алганда,  легендар коралның кыяфәтен шактый төгәл күрсәтә торган Дегтярев пулеметы макетын тапшырдык. Шулай ук без штурм байрагы макетын бирдек, аның белән безнең егетләр күп кенә реконструкцияләрдә катнаштылар, шул исәптән бу байрак вакыт-вакыт Питрәч районының Әлбәдән авылында реконструкцияләүдә сюжет байрагы сыйфатында катнаша. Анда Советлар Союзы герое, Брест крепосте оборонасының соңгы катнашучысы, Брест крепостеның Көнчыгыш форты оборона командиры Петр Михайлович Гаврилов туган”, – дип хәбәр итте КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә В. Хабаров.

«Оружие героев. Вехи истории» күргәзмәсе Н.И. Лобачевский музеенда (Кремль ур., 18, 6 корпус) май башына кадәр  эшләячәк. Эш вакыты – дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе – ял көне. Алдан язылу өчен телефоннар:  +7 (960) 031-01-30, +7 (843) 206-52-15.

“Гадәттә, без күргәзмәләр эшләгәндә, нокта куябыз, ниндидер йомгак ясыйбыз. Хәзер бу күргәзмә белән “Дәвамы булачак” дибез, чөнки алдагы күргәзмәләр Казан университеты Бөек Ватан сугышы елларында һәм университетның фронтка киткән укытучылары, студентлары башкарган батырлыкларга багышланачак. Ләкин монда, Казанда батырлыкка урын булганмы? Әлбәттә, әйе. Чөнки монда да сугыш елларында ачлыктан үлгәннәр, яшәү, уку бик кыен булган. Студенткалар, мәсәлән, санитаркалар булып эшләгәннәр, гыйнвар һәм февраль көннәрендә яралыларны тимер юл вокзалындагы эшелоннардан бушатканнар. Алар кулларын өшетеп, сессияне тапшыра алмыйлар, мондый очраклар да билгеле. Бу хакта без алдагы күргәзмәдә сөйлиячәкбез, һәм аның дәвамы Казанда Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән Фәннәр академиясе институтлары турында булачак, – дип Светлана Фролова киләсе күргәзмәләргә чакырды .

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, авторның фотосы