КФУның фәнни хезмәткәре татар телендә микроблар турында беренче балалар китабын чыгарды

Ул “Сәлам, микроб!” дип атала.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) “Күзәнәк өслеге инженериясе һәм аналитик биофотоника үзәге” Фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина “Сәлам, микроб!” дигән  татарча беренче балалар фәнни-популяр  китабы авторы булды.

Микробиолог үз хыялын Казан мэриясе гранты ярдәмендә тормышка ашыра алды. Ул татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Үз телем”  проектлар конкурсының 2024 елгы җиңүчесе.

Китап 5 яшьтән өлкәнрәк балаларга исәпләнгән. Ул кечкенә укучыларны микроблар белән таныштырып кына калмый, ә аларга микроорганизмнарның кеше тормышында мөһим роль уйнавын аңларга мөмкинлек бирә.

Мондый фәнни-популяр хезмәт булдыру идеясе ничек барлыкка килде дигән сорауга ул болай җавап бирде:

“Гадәттә, балалар микроблардан курка. Алар микроблар усал һәм зарарлы, авырулар китереп чыгаручы  гына була дип уйлый, әмма бу алай түгел. Файдалы микроблар да бар. Микробиолог буларак, мин күпчелек микробларның зарарлы эшләргә караганда, мөгаен, файдалы эшләр белән шөгыльләнүен күрсәтергә теләдем. Алар үзебез һәм безнең Җир өчен дә бик мөһим. Икенчедән, татар телендә микродөнья турында бер генә шундый әсәр дә булмавы мине балалар китабы язарга илһамландырды. Ә балалар бу тема белән бик кызыксына”.

Китаптан балалар начар һәм яхшы микроблар турында гына түгел, аларның үлчәмнәре, формалары, саны, үрчүе, хәрәкәт итү, туклану ысуллары, гадәти булмаган үзлекләре турында да белә алалар.

«Мәсәлән, суны һәм карны буяучы яктылык температурасы бирүче микроблар була», – дип микродөнья тормышыннан кызыклы факт китерде Г. Фәхруллина.

Китапта микроблар китереп чыгарган авыруларны профилактикалау турында әйтелә, шулай ук антибиотиклар, микроорганизмнарның кеше һәм хайваннар белән үзара мөнәсәбәте турында мәгълүмат бар, азык әзерләгәндә нинди микроблар файдаланылуы турында сөйләнә.

Фарида Харрасованың матур рәсемнәре микроорганизмнарны бик төгәл һәм дөрес визуализацияләргә мөмкинлек бирә, аларны коралсыз күз белән күреп булмый, – ди автор. – Шулай ук мин ИФМиБ хезмәткәрләренә, шул исәптән, фәнни рецензентка, микробиология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы Айсылу Мәрдановага кыйммәтле киңәшләре һәм ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтле».

Китапта QR-кодлар бар, алар аша үтеп мавыктыргыч видеороликлар карарга һәм микроблар турында подкастлар тыңларга мөмкин. Авторның балалары китап белән танышырга өлгергән инде.

“Биш яшь ярымлык улым хәзер хламидомонаданы инфузориядән җиңел аера, архей турында белә. Ул микродөнья темасына бик күп рәсемнәр, пластилиннан микроблар ясады, шулай ук микроскоп ярдәмендә микроорганизмнарны карарга тели. Моннан тыш, ул микродөнья темасына үз китабын яза башлады. 2 яшьлек кызым  китаптагы рәсемнәрне кызыксынып карый. Аның лексиконы “бактерия” сүзе белән тулыланган,” – дип уртаклашты Гөлнур.

1000 нөсхә тираж белән чыгарылган китапның төп бурычы – балаларда фәнгә кызыксыну уяту, дип саный КФУ хезмәткәре. “Сәлам, микроб!” китабын Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Гөлнур Фәхруллина