12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә.
Бүген төп дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Ул илебездә яшәүчеләрне берләштерә. Без Казан федераль университетының чит ил студентларыннан Россия алар өчен нәрсә аңлатканын сорадык.
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты ординаторы, Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибы Аммар Хуссеин Гыйрактан КФУга укырга килгән.
2018 елдан ул волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Коронавирус пандемиясе вакытында Аммар 3000 сәгатьтән артык “кызыл зонада” эшләгән, безнең илдә гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан, Сириядәге җир тетрәүләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм иткән, МХО зонасында гуманитар миссия составында эшләгән.
Май аенда югары һөнәри осталыгы һәм экстремаль шартларда медицина ярдәме күрсәткәндә фидакарьлеге өчен аңа Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Мин күптән түгел Россия Федерациясе гражданлыгын алдым һәм моның белән бик горурланам. Мин Россиядә яшәвемә, укуыма һәм эшләвемә шат. Бу төрле халыкларны берләштерүче гаять зур ил. Төрле дин вәкилләре биредә дус һәм тату яшиләр. Россиялеләр бик бердәм, алар бер-берсенә ышана белә. Ә янәшәңдәге кешегә ышану – бу аның синең өчен зур әһәмияткә ия булуын аңлата, – дип сөйли Аммар. – Россиядә 9 ел яшәү дәверендә мин үземне бер тапкыр да чит кеше итеп хис итмәдем. Мине чолгап алган һәркем ярдәм итәргә, өйрәтергә, дөрес юлга кертергә тырыша. Минем янәшәмдә һәрвакыт мине һәм үзем яраткан кешеләрнең булуына мин чиксез шат. Минем өчен бу аеруча мөһим, чөнки мин үз гаиләмнән ерак торам. Россиядә үземне ялгыз хис итмим”.
Аммар Хуссеин билгеләп үткәнчә, аңа күп милләтле Россия мәдәниятенә яраклашу кыен булмаган, ул монда үз кешегә әйләнгән. Иранлы русча иркенләп сөйләшә. Яшь табиб-офтальмолог әйтүенчә, тормышының максаты – тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү.
Казакъстаннан килеп, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә (ВШЖиМК) укучы студент Әминә Мурат Россия Федерациясе – традицияләрне хөрмәт итә һәм гомумкешелек кыйммәтләренә зур әһәмият бирә торган мөмкинлекләр иле, дип ышана.
“Россиянең тарихы, мәдәнияте бай, монда кешеләр бик кунакчыл. Мин үзем белем ала торган гаять зур илнең табигате төрлелегенә сокланам: биредә иксез-чиксез урманнар да, матур таулар да, елгалар да, диңгезләр дә бар, – ди ВШЖиМКның өченче курс студенты. – Россия турындагы фикеремне формалаштыруда – дөньяның 100гә якын илдән килгән студентлар укый торган иң борынгы һәм дәрәҗәле югары уку йортларының берсе – Казан федераль университеты зур роль уйнады. Биредә мин яхшы белем алып кына калмыйм, студент тормышында да актив катнашам, шулай ук КФУ сайты өчен яңалыклар язам, журналист күнекмәләрен шомартам. Казан университетында мин Ватаннан еракта булсам да тормышымны истә калырлык, кызыклы итәрлек кешеләр белән таныштым».
Үзбәкстаннан бишенче курс студенты Хумоюн Абдужабборов өчен безнең ил шулай ук Казан университетында уку нәтиҗәсендә икенче йортка әверелгән.
“Россия минем өчен – ул барыннан да элек Казан, КФУ һәм Физика институты. Татарстан башкаласы мине үзенең матурлыгы белән таң калдырды һәм йөрәгемә якын булды. Минем монда барысы да диярлек: дусларым, кызыклы эшем, укуым бар. Минем тормышым якты һәм бай. Минем Россиядә яшисем һәм эшлисем килә. Әле монда минем мәче дә пәйда булды, бу да КФУ тәмамлаганнан соң Казанда калу өчен саллы аргумент”, – дип елмая булачак астроном Хумоюн.
Автор: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Ксения Богданова