Укуны тәмамлаган 500 дән артык белгеч бөтен дөнья буйлап таралган.
Бүген Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында чит ил әдәбияты кафедрасының 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә-концерт узды.
Кичәгә Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институты коллективы, шулай ук КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы студентлары һәм чыгарылыш студентлары чакырылды. Тантана программасында – юбилярны котлаулар һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры Вера Шамина, халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы мөдире Адель Абдуллин башкаруында ХХ гасыр чит ил эстрадасының алтын хитлары. Институт җитәкчелеге исеменнән кафедраны ИФМКның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмакеев котлады.
КФУ чит ил әдәбияты кафедрасының тарихы бай һәм катлаулы: 1940 нчы елларда ул тел һәм әдәбият кафедрасының бер өлеше була, аннары 1949-1954 елларда – гомуми әдәбият кафедрасы, һәм 1950 нче еллар ахырында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы буларак эшли башлый. Бары тик 2003 елның ноябрендә генә, ярты гасырлык тәнәфестән соң һәм Казан университетының 200 еллыгын бәйрәм итү алдыннан чит ил әдәбияты кафедрасы торгызыла.
КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ольга Несмелова хәбәр иткәнчә, кафедраның 20 еллык тарихында 500 дән артык белгеч чыгарылган, алар бөтен дөнья буйлап таралган.
Ольга Несмелова әйтүенчә, чит ил әдәбияты кафедрасы филолог студентларны әдәби яктан әзерләүне тәэмин итә һәм чит ил филологиясе (испан теле һәм әдәбияты, инглиз теле һәм әдәбияты) буенча әзерләүче (лингвистик кафедра белән беррәттән) булып тора. Өстәвенә, чит ил әдәбияты кафедрасы укытучылары курсларны рус телендә дә, өйрәнелә торган телдә дә укыйлар. Чит ил әдәбияты кафедрасы университетның тиешле дисциплина булган барлык бүлекчәләрендә: Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында, Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында әзерлек алып бара.
“Безнең тәмамлаучылар – ул “данәле товар”. Күпләр белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә, – диде КФУ профессоры. – Безнең чыгарылыш укучылары магистратурада укуларын дәвам итә , шулай ук укытучылар, тәрҗемәчеләр булып эшли ала. Киң профильле филолог текст белән эш итә белгән, материалны аңлый һәм тәрҗемә итә белә торган кеше буларак һәрвакытта да кирәк. Тел белү үз тормышыңны безнең илдә дә, чит илдә дә оештырырга мөмкинлек бирә “.
Ольга Несмелова фикеренчә, сәяси вәзгыятькә карамастан, дөньякүләм әдәби процесс барыбер үсәчәк.
«Бөтендөнья әдәби процессы аерым милли әдәби процессларның үзара бәйләнешеннән тора. Тарихи һәм мәдәни үсеш мантыйгын үзгәртү мөмкин түгел “, – дип саный КФУ кафедрасы мөдире.
Исегезгә төшерәбез, Югары мәктәп укытучылары көне уңаеннан «Югары мәктәпнең алтын исемнәре – 2023» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде. Җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының ике вәкиле бар.
Авторы: Кристина Иванова, фото: Арина Егорова