Татарстаннан 26 студент һәм аспирант иң абруйлы стипендия алуга конкурста җиңеп чыккан.
Казан федераль университетының бер аспиранты һәм өч студенты Россия Президенты стипендияләрен алучылар булды. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков тиешле указга кул куйды.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022/23 уку елына Россия Федерациясе Президенты стипендияләрен алу конкурсына йомгак ясады. Татарстаннан 26 студент һәм аспирант иң абруйлы стипендия алуга конкурс җиңүчесе булды.
Өч җиңүче студент һәм бер аспирант – Казан федераль университетыннан:
– Качмаржик Александр Денисович, Бутлеров исемендәге Химия институты;
– Свердруп Антоний Элиас, Фундаменталь медиөина һәм биология институты;
– Хәмитова Айсылу Таһир кызы, Психология һәм белем бирү институты;
– Зарипова Юлия Фәиз кызы, Химия институты аспиранты.
Стипендия укуда һәм фәнни тикшеренүләрдә җитди уңышларга ирешкән яшь кешеләрне бүләкләү булып тора. Аны алуга илнең югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары дәгъва итә ала, аларның билгеле уңышлары бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә җиңүче дипломнары белән раслана яки алар ике һәм аннан да күбрәк уйлап табулар, ачышлар, Россия Федерациясенең үзәк басмаларында һәм чит илләрдә фәнни мәкаләләр авторлары булып тора. Студентлар өчен стипендия күләме – 2 200 сум, аспирантлар өчен – 4 500 сум. Стипендия ел саен бер уку елына, 1 сентябрьдән билгеләнә. Түләү ай саен башкарыла.
КФУнан стипендиягә ия булучыларның берсе – Психология һәм мәгариф институты магистратурасының икенче курс студенты Айсылу Хәмитова. Кыз “Махсус (дефектологик) белем” юнәлеше буенча укый (“Мәгарифтә Нейропсихологик озату” профиле). Ул инде балалар бакчасында логопед булып эшли. Магистратураны тәмамлангач, А.Хәмитова Казан университеты аспирантурасында укуын дәвам итәргә, кандидатлык диссертациясен якларга һәм алга таба КФУда тикшеренү һәм укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнергә уйлый.
«РФ Президенты стипендиясен алу конкурсында мин беренче тапкыр катнаштым. Университетта конкурс башлануы турында игълан ителгәч, мин шунда ук катнашырга булдым, чөнки бу конкурста җиңү – югары дәрәҗәдә казанышларны раслау. Моңа кадәр мин Оксфорд Россия фондының стипендиаль конкурсында җиңүче идем», – дип сөйләде Айсылу.
2020/2021 уку елында КФУ магистранты студентларның «Я – профессионал» бөтенроссия олимпиадасында «Педагогик белем (мәктәпкәчә белем) һәм «Феномен буларак балачак» юнәлешләре буенча җиңүче булды. 2021 елда «КФУ – 2021 ел студенты» конкурсында «Гуманитар һәм социаль-икътисадый фәннәр өлкәсендә иң яхшы магистрант» лауреаты булды. Моннан тыш, әңгәмәдәшгә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү һәм конференцияләрдә катнашу ошый. Соңгы ике елда ул төрле дәрәҗәдәге җыентыкларда алты мәкалә бастырган.
“Химия” юнәлеше буенча КФУ Химия институтының беренче курс аспиранты Юлия Зарипова шулай ук РФ Президенты стипендиясенә ия булды.
“Мин КФУ сайтында аспирантлар өчен бүлектә конкурс турындагы хәбәрне күрдем һәм гариза бирергә булдым. Студент елларында инде бер тапкыр РФ Президенты стипендиясен откан идем», – диде ул.
Зарипова Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты базасындагы “Парник газларын утильләштерүнең һәм саклауның гидрат технологияләре” фәнни-тикшеренү лабораториясендә эшли.
“Хәзер без газ гидратлары рәвешендәге иярчен нефть газын утильләштерергә һәм аны яндыруны киметергә мөмкинлек бирәчәк реагентлар эшлибез. Газ гидратлары газ һәм судан торган кристаллик матдәләрдән гыйбарәт. Ә газ гидратларына нигезләнгән технологияләр хәзер бөтен дөнья буйлап актив өйрәнелә. Планнарда – шундый гидратлар алу буенча тәҗрибә җайланмасы булдыру. Алга таба шулай ук гидратлар рәвешендә углекислоталы газны утильләштерү мөмкинлеге карала “, – дип сөйләде стипендиат.
Зарипова шулай ук рецензияләнә торган халыкара журналларда 13 мәкалә авторы (автордашы), төрле фәнни конференцияләр җиңүчесе һәм призеры. Хәзер кыз үз лабораториясендә эшне үстерергә һәм кандидатлык диссертациясен якларга ниятли.
КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының өченче курс студенты Антоний Свердруп бу уку елында РФ Президенты стипендиясе алу конкурсында икенче тапкыр җиңүче булды.
“Бу Россия студентлары өчен иң абруйлы стипендия, һәм Россия Федерациясе Президенты стипендиаты булу – зур горурлык”, – диде ул.
Казан университетында укыган вакытта А.Свердруп КФУда белем алу дәверендә бик яхшы билгеләренә генә укуда (90 нан артык рейтинг баллы) һәм фәндә Scopus, Web of Science, РИНЦ цитаталый торган басмаларда күп санлы мәкаләләр (якынча 50 мәкалә) кебек зур казанышлары, шулай ук РФ патентлары һәм РФ дәүләт теркәве турындагы таныклык өчен «КФУ – 2021 ел студенты» премиясендә һәм «Татарстан Республикасы ел студенты — 2021» республика премиясендә җиңүче булган.
“Үз вакытында мин документларны Казан федераль университетына гына тапшырдым һәм үземнең педагогик һәм фәнни эшчәнлекне бары тик туган вузым белән генә бәйлим. Минем планнарымда КФУда югары белем бирүнең тулы циклын – бакалавриаттан алып аспирантурага кадәр үзләштерү. Алга таба да фәнни эшчәнлектә биология, экология, молекуляр генетика, биоинформатика кебек фәннәрне тоташтырырга, сулыкларны динамик модельләштерү белән шөгыльләнергә планлаштырам. Бу юнәлеш Казан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе өчен зур фәнни-гамәли әһәмияткә ия», – диде А.Свердруп.
Автор: Кристина Иванова, фото: Александр Кузнецов