Кызгылт-сары җимеш белән октябрьгә кадәр экскурсиядә сокланырга мөмкин.
Казан федераль университетының Ботаника бакчасында мандарин агачы февральдә үк чәчәк атты. Бүген аның хуш исле матур җимешләре Шәрык бакчасына килүчеләрнең күзләрен шатландыра. Субтропик ачык һавада көз уртасына кадәр булачак.
“Кышкы чорда барлык цитруслар ял итәргә тиеш, шуңа күрә алар субтропиклар бүлегендә урнашкан, анда кыш көне температура плюс 5 тән плюс 8 градуска кадәр тирбәлә. Бу чор цитрусларга көч җыярга мөмкинлек бирә. Һәм инде февраль уртасында үсемлек чәчәк ата. Җимешләр якынча ярты ел дәвамында өлгерә, кайвакыт озаграк та, барысы да температура режимына бәйле. Аннары җиләк-җимеш тулыша башлый, һәм алар киләсе ял чорына кадәр тора. Без шундый моменттан файдаланып, теләсә кем бу матурлыкны күрә алсын өчен мандарин җимешләрен өзмичә карарга куябыз”, – дип уртаклашты Ботаника бакчасының дендрарий һәм оранжерея комплексы мөдире Сергей Максимов.
Мандарин агачының бәбәкләре якынча 8 ел элек Сухуми ботаника бакчасыннан алып кайтылган, шуннан соң ул КФУның Ботаника бакчасы оранжереясендә тамыр җәйгән, дип сөйли С. Максимов. Субтропик май яки июньдә дендрарийга чыгарыла, ул анда октябрьгә кадәр аерым беседкада ял итәчәк.
“Һавада экспонатлар үзләрен бик яхшы хис итә. Без аларны, кояшта янып бетмәсеннәр өчен, бераз күләгәдә урнаштырырга тырышабыз», – диде КФУның оранжерея мөдире.
Мандаринның татлы хуш исеннән тыш, тарихны да тоярга була. Шәрыкъ бакчасына экскурсиядә барган очракта агач турында тәфсилләп сөйлиләр, чөнки Кытай империясендә мандариннар дип түрәләрне атаганнар. Сергей Максимов ботаника бакчасы коллекциясендә 9 цитрус, мандариннан тыш лимон һәм лаймның берничә сорты бар, дип өстәде.
КФУның Ботаника бакчасында экскурсияләр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә алдан язылу буенча 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә уза. Тулырак мәгълүматны +7 (951) 896-93-44 телефоны буенча ачыкларга була. Ботаника бакчасы Казан шәһәре, Зирекле урамы, 9а адресы буенча урнашкан.
Күптән түгел КФУның Ботаника бакчасында пионнар күргәзмәсе узды.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова