Кунаклар чәчәкләрнең сирәк сортлары белән соклана алдылар.
Казан федераль университетының Ботаника бакчасында гортензияләр күргәзмәсе узды, анда ботаниклар һәм агрономнар гына түгел, бакчачылык белән мавыгучы шәһәр кешеләре дә катнашты. Кунаклар чәчәкләрнең актан алып лайм һәм алсу төскә кадәр бөтен палитрасын күрә алдылар.

Экспозициянең төп геройлары чуклы гортензияләр – конусларны хәтерләткән эре чәчәкле куаклар булды. Моннан тыш, килүчеләр су сибү интенсивлыгы, туфрак составы һәм һава шартлары тәэсирендә бер үк сортның тышкы кыяфәте ничек үзгәрүен белделәр.

Кунаклар өчен шулай ук «гортензия агротехникасы: утырту, су сибү, тукландыру»дигән лекция дә үткәрелде. Тыңлаучыларга чәчәкләрнең өстенлекләре турында сөйләделәр һәм дөрес тукландыру рецептурасын ачтылар. Практик мастер-класста катнашучыларга, ябалдашларның һәм чәчәк атуның максималь купшылыгына ирешү өчен, кисүне ничек һәм нинди вакыт аралыгында үткәрергә кирәклеген күрсәттеләр.

“Бүген төрле сортлар, ә алар 120 дән артыграк – эре яфраклы, чуклы һәм агачсыман гортензияләр тәкъдим ителгән. Алар арасында – Россия һәм чит ил селекциясе продуктлары. Мастер – класста без гортензияләрне ничек дөрес карарга, аларны ничек үрчетергә, төсен үзгәртергә, ягъни әчетү белән шөгыльләнергә икәнлеген аңлаттык»,-диде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов.

Эксперт ассызыклаганча, гортензиянең барлык сортлары да урамда кышламый. Алар ябык биналарда – оранжереяларда яисә кышкы бакчаларда үсә торганнарына; ачык участокларда, паркларда һәм скверларда үсә торган төркемнәргә бүленәләр.
“Үсемлекне сайлаганда, аның ачык грунтта кышларга сәләтлеме икәнлеген ачыклагыз. Теләсә нинди гортензияне кышка саклауга куярга, өйгә алып кайтырга, ә язын кире участокка утыртырга була, тик агротехниканы белергә кирәк», – дип аңлатты Н. Сәлахов.

Кунаклар өчен КФУның Ботаника бакчасы территориясенә экскурсияләр оештырылды. Катнашучылар университет бакчасының коллекция фондына бәя бирделәр.
“Без нәкъ менә хәзер участокны чәчәкләр белән бизи башладык. Бездә инде ике гортензия бар, әмма ассортиментны киңәйтәсе килә. Без Алсу һәм шәмәхә төсмерләрне карарга килдек. Гаять зур төрлелек, сайлау тәэсирләндерә. Әлбәттә, нәрсә дә булса сатып алырбыз һәм танышларга тәкъдим итәрбез. Пионнар күргәзмәсенә эләкмәвебезгә бик үкенәбез. Икенче тапкыр һичшиксез киләчәкбез”, – дип сөйләде күргәзмәгә килүче Луиза Низаметдинова.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы

