Матур фотосурәтләр белән уртаклашабыз.
Казан федераль университетында яз сулышын Ботаника бакчасында тоярга мөмкин. Биредә каллистемон, бругмансия, анемона дубравная һәм дистәләгән башка үсемлекләр чәчәк ата. Оранжереядан Фоторепортаж белән Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов уртаклашты.
Яз көне күзләрне шатландыра торган беренче чәчәкләрнең берсе – ул сусынчалар семьялыгыннан күпьеллык крокуслар, дип сөйләде биолог. Алар гадәттә март ахырында яки апрель башында чәчәк ата. Кыргый крокуслар – Урта диңгез, Үзәк Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнбатыш Кытай далаларында, болыннарында һәм урманнарында үсә, ләкин бу матурлыкны КФУ ботаника бакчасында да күрергә мөмкин.
Имәнлек җилдәге – суыкка чыдам һәм талымсыз. Сортларның төрлелеге теләсә нинди төсне ак-сары, сирень-зәңгәр һәм ак-алсу гаммада сайларга мөмкинлек бирә.
“Озак кыштан соң бакчаның традицион бизәге”, – ди Нияз Сәлахов.
Японнар аны “фуки” дип атыйлар, инглизләр – “кыргый ревень”, Ерак Көнчыгыш халкы – бары “әрекмән” дип кенә атый. Сүз җилдәк белән күршедә үсә торган япон ак тоягы турында бара. Суыткычлар булмаганда, үсемлекне ак май һәм башка азык продуктларын төреп кую өчен кулланганнар дип, кызык факт белән уртаклашты.
«Нимфеялар, яки аларны күпчелек төнбоеклар дип атыйлар – безнең бакча өчен әлегә сирәк күренеш. Әмма кишәрлекләрендә сулык булган бакчачылар бу үсемлекнең бөтен матурлыгын бәяләргә өлгерделәр инде. Төнбоек чәчәкләре ни беләндер лилия чәчәкләренә охшаган, шуңа күрә аларны шулай ук су лилияләре дип атыйлар”, – ди Н.Сәлахов.
Оранжереяда килеп чыгышы белән тропиклардан һәм Вест-Индия һәм Көньяк Америка субтропикларыннан булган гименокаллис та чәчәк ата. Аның уникальлеге 7-15 данә чәчәккә җыелган эре һәм хуш исле чәчәкләрендә. Гименокаллисның берничә атамасы бар, алар аның бөтен матурлыгын һәм нәфислеген күрсәтә. Мәсәлән, “перуан нарциссы” яки үзенчәлекле таҗ яфракчыклары аркасында “лилия-паук” дип атыйлар.
Датура, фәрештә торбалары, хуш исле тәмәке – ботаника бакчасында бругмансия чәчәк аткан. Башта аны дурман дип атаганнар, ләкин күптән түгел пасленчалар семьялыгының аерым тармагына аерганнар.
Каллистемон үзенең гадәти булмаган формасы аркасында бик популяр, дип уртаклашты КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә ботаника бакчасы мөдире. Килеп чыгышы белән Австралиядән, безнең төбәктә бары тик бүлмә шартларында яки кышкы бакчаларда гына үсәргә мөмкин, чөнки салкыннарны начар кичерә.
Билгеләп үтик, бакчага экскурсияләр оештырыла. Алар һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһ., Зирекле ур., 9а. Язылу өчен телефон: +7 (951) 896-93-44. Оешкан төркемнәр өчен экскурсия шимбә көннәрендә дә алдан килешү буенча үткәрелергә мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУның Ботаника бакчасында азалия һәм камелиянең беренче чәчәкләре барлыкка килгән.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Нияз Сәлахов