Субтропик климат полосасы вәкилләре ике атнага иртәрәк чәчәк аттылар.
Казан федераль университетының Ботаника бакчасы Оранжереясен беренчеләрдән булып чәчәк аткан һинд азалиясе һәм япон камелиясе бизи. Субтропик климат полосасы үсемлекләре тиешле сроктан да иртәрәк чәчәк атты.
КФУның Медиакоммуникация үзәге журналистларына Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов сөйләгәнчә, табигый тирәлектә бу үсемлекләрнең чәчәк атуы әле башлана гына. КФУның Ботаника бакчасында эшләүчеләрне һәм килүчеләрне якты бутоннар февраль ахырында ук сөендерә башлады.
“Чәчәкләр пыяла түбә астында булуга карамастан, алар урамдагы температура үзгәрүен бик тиз сизә”, – дип сөйләде Н.Сәлахов.
Флораның бу экзотик вәкилләренең ватаны – Азия илләре.
Камелия – чәй семьялыгыннан. Camellia 100 гә якын төрне үз эченә ала, әмма алар арасында иң популярлары – япон һәм Кытай камелиясе.
“Тиресыман яфраклы зур булмаган декоратив агач үзенең формасы буенча розага охшаган эре чәчәкләр, төрле төстә – нәфис пастель төсеннән алып ачык һәм бай төсмерләргә кадәр чәчәк ата. Табигатьтә камелияләр 3-4 метр биеклеккә җитә, – дип тасвирлый Н.Сәлахов.
Rhododendron Indicum, яки һинд азалиясе – Индокитайдан арчанчалар семьялыгыннан бик җәлеп итүчән һәм кабарынкы үсемлек. Бөтен дөнья буйлап декоратив чәчәклектә киң кулланыла. КФУның Ботаника бакчасы мөдире әйтүенчә, бу урман-парк зоналарының ландшафт дизайны өлкәсендә профессионалларның яраткан үсемлекләре.
“Камелия агулы түгел, ә менә азалиянең суы агулы. Шуңа да карамастан, Rhododendron Indicumның хуш исе кичкә таба үзенә тартып тора”, – дип уртаклашты эксперт.
Алар артыннан бик хуш исле куак – смолосемянник та чәчәк атты. Әңгәмәдәш гаҗәп һәм гадәти булмаган чәчәкле кирка сансевиериясенең иртә чәчәк атуы турында сөйләде.
“Сезон арасында бик күп кызыклы хәлләр була. Иртә аномаль җылыту КФУ Ботаника бакчасы экзотик флорасының күп кенә вәкилләрендә чагыла. Җылы көннәр килү белән без кунаклар кабул итәргә әзерләнәбез», – дип, сер пәрдәсен ачты Н.Сәлахов.
Үсемлекләрнең гаҗәеп матурлыгын күрергә теләүчеләр моны 15 майдан башланачак экскурсияләр кысаларында эшли ала. 8 (951) 896-93-44 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Адрес: Казан шәһ., Зирекле ур., 9а.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Нияз Сәлахов