КФУның «Без бергә» балалар бакчасында аутистик спектр тайпылышлы балаларның ата-аналары өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы программасын эшләтеп җибәрделәр

«Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасы уңай ата-ана булу принципларына нигезләнгән.

Октябрьдә Казан федераль университетының «Мы вместе» балалар бакчасында аутистик спектр тайпылышлы (РАС)  балалар өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) «Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасын гамәлгә ашыруның икенче сезонын башлап җибәрәчәкләр. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән аутистик спектры тайпылышлары булган 2 яшьтән 9 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче гаиләләргә исәпләнгән.

«Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы заказы буенча Autism Speaks белгечләре төркеме тарафыннан эшләнгән. Ул уңай ата-ана булу принципларына, бала һәм аңа якын булган олы кешенең үз-үзен тотышын формаштыра торган  уртак җәлеп ителүчәнлек принципларына нигезләнгән. Программа инде 30 дан артык илдә гамәлгә кертелгән, ә РФ территориясендә кертү өчен рус теленә тәрҗемә ителгән. Ата-аналарны рус телле адаптацияләнгән версия буенча укыту өчен программаның кирәкле белем һәм күнекмәләр алу һәм аларны бала белән өйдә шөгыльләнгәндә куллану алгоритмы булган методик материаллар комплектлары файдаланыла.

Татарстанда беренчеләрдән булып «Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасын КФУның «Без бергә»  балалар бакчасына кертә башладылар. Учреждение базасында дәресне КФУ Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты, бакча мөдире Эльвира Садретдинова һәм балалар бакчасы педагог-психологы Ольга Лукьянова оештыра. Алар Түбән Новгородта тиешле укыту һәм квалификация күтәрү узган.

КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Ольга Лукьянова сөйләгәнчә, программа үз эченә 9 төркем һәм 3 индивидуаль өй эшен ала. Ул өч айга исәпләнгән һәм ата-аналар өчен бушлай. Беренче этап узган язда “Без бергә” балалар бакчасында гамәлгә ашырылды, дүрт гаилә белем алды, шуларның икесе үз балаларын КФУ балалар бакчасына йөртә.

Икенче укыту агымы инде октябрьдә үк башлана. Программада менталь, шул исәптән РАС тайпылышлы балаларны тәрбияләүче алты гаиләнең катнашуы көтелә. Көзге программада катнашу өчен ике гаилә сайлап алынган инде (һәр гаиләдән баланың әнисе дә, әтисе дә катнаша ала). Укуга язылырга теләүчеләр 8-965-618-81-38 телефоны буенча бакчага мөрәҗәгать итә ала. Программаның өченче этабы 2024 елның язына планлаштырыла. Анда тагын алты гаилә катнаша алачак.

“Бакча территориясендә төркем белән тугыз очрашу планлаштырыла. Моннан тыш, өч өй визиты үткәреләчәк. Программаны гамәлгә ашыруның төп максаты – менталь тайпылышлы баланы  уртак эшчәнлеккә җәлеп итү, кирәкле күнекмәләрне уңышлы үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук ата-аналарны үз баласы белән ничек яхшырак аңлашырга һәм нәтиҗәле аралашырга кирәклеге турында укыту”, – диде О.Лукьянова.

Ольга Лукьянова әйтүенчә, программада: баланы уртак эшчәнлеккә ничек җәлеп итәргә; балада кызыксыну тудыру һәм аны үстерү; баланы уртак өй эшләренә һәм уеннарга ничек җәлеп итәргә; бала белән аралашуны ничек җайга салырга һәм аның мөһимлеге; балага мавыгучан булырга һәм аның үз-үзен тотышын ничек җайга салырга дигән темалар карала.

«Без Казанда беренчеләрдән булып тиешле сертификатлар алдык. Киләчәктә «Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасына өйрәтү буенча Казан университеты студентлары белән эшли башларга планлаштырабыз, – диде Эльвира Садретдинова. Аның әйтүенчә, программа буенча укытуны шулай ук Казан мәктәпләренең башка балалар бакчалары һәм ресурс класслары белгечләре өчен квалификация күтәрү курсларына кертү планлаштырыла.

Балалар бакчасы мөдире әйтүенчә, тренингның асылы шунда ки, аутистик спектр тайпылышлы балаларның ата-аналары ялгыз булмауларын аңлый. Алга таба программаны тәмамлаучылар бер-берсенә ярдәм итәләр, ата-аналар бергәлеге барлыкка китерәләр, диде Э.Садретдинова. Ата-аналар шулай ук программаны узу турында сертификатлар ала.

Автор: Кристина Иванова, фото: Юлия Акмурзина