Бәйрәм чаралары 25 сентябрьдә узачак.
Көн белән төн тигезлешкән көндә, 1901нче елның 21 сентябрендә ачылган Казан федераль университеты В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе турында фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм обсерватория директоры Юрий Нефедьев сөйләде.
«Бүген, 21нче сентябрь көнне, Казан университеты Астрономия обсерваториясе ачылуга 120 ел тулды. Ул Василий Павлович Энгельгардт исемен йөртә. Шәһәр читендәге астрономия обсерваториясен ачу Казан университеты өчен мәртәбәле чара булган, һәм бары тик ике кешенең – галим, профессор, астроном, Император Казан университеты ректоры Дмитрий Иванович Дубяго һәм астрономияне яратучы, меценат, обсерваторияне иң заманча җайланмалар белән җиһазландырырга ярдәм иткән Василий Павлович Энгельгарт дуслыгы ярдәмендә генә барлыкка килгән», – дип сөйләде Дмитрий Таюрский.
Шәһәр читендәге астрономия обсерваториясе Казан университетында астрономия, астрофизика, геодезия үсешендә зур роль уйнаган. Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе уникаль фәнни-белем бирү үзәге булып тора.
«2013 елда Казан университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров һәм Казан университеты дусты, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров инициативасы белән обсерватория территориясендә уникаль объект – планетарий ачылды. (Сүз уңаеннан, Казан университеты – үзенең планетарие булган бердәнбер университет.) Шул вакыттан обсерватория һәм планетарий профориентация эшендә, укучылар, студентларга белем бирү юнәлешендә мөһим роль уйный», – дип хәбәр итте КФУ проректоры.
Обсерваториянең 120 еллыгын 25нче сентябрьдә бәйрәм итәчәкләр. Ул көнне обсерватория территориясендә берничә чара узачак.
«Ике бөек шәхескә – Энгельгардт һәм Дубягога һәйкәл, шулай ук Казан университетының фәнни-мәгърифәт үзәген ачу планлаштырылган. Соңгысын астропарк, дип атыйбыз. Ул үз эченә конференцияләр уздыру өчен павильон, төрле тематикалар (космос һәм табигать фәннәре) буенча мультимедиа инсталляцияләре демонстрацияләнәчәк кругорама, музей һәм кафетерий-ашханәне үз эченә ала торган эре фәнни-күргәзмә комплексы. Табигать юнәлешендә укучы өченче курс студентларына «Көн белән төн тигезләшкән көн» дип аталган бәйрәм оештырылачак. Аның дәвамында КФУ студентлары обсерваториянең тарихы, Казан университетында астрономия үсеше тарихы, космос тармагындагы заманча ачышлар турында белә алачак. Шуалй ук алар өчен дроннарда узыш та оештырылачак», – дип хәбәр итте Д.Таюрский.
КФУ – астрономия һәм космик геодезия өлкәсендә кадрлар әзерләү, шулай ук фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр өлкәләрендәге Россия һәм дөнья үзәге.
Юрий Нефедьев сөйләвенчә, ЮНЕСКОның якынча исемлегенә кертелгән КФУның шәһәр обсерваториясе белән берлектә В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни эшчәнлеге берничә проект юнәлешләре буенча бара. Алар Япониянең Милли обсеваториясе, Шанхай астрономия обсерваториясе, Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институты, МДУ Дәүләт астрономия институты, Россия Фәннәр академиясе Астрономия институты белән берлектә уздырыла, фәнни-производство төрендәге проектлар уңышлы тормышка ашырыла. В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе астрономнары тарафыннан ясалган фәнни нәтиҗәләр астрономия дисциплиналары буенча дәреслекләр, монографияләргә кертелгән.
«Казан астрономнары булдырган фәнни мәгълүматлар космик аппаратларны Ай һәм Марска җибәрүгә әзерләнгәндә кулланылган; Казанда йолдызлы атмосфералар астрофизикасы, космик астрометрия һәм метеор тикшеренүләр юнәлешләрендә әйдәп бара торган фәнни мәктәпләр булдырылган», – дип хәбәр итте Юрий Анатольевич.
Казан университеты астрономнарының фәнгә керткән өлеше турында аларның исемнәре белән Айдагы 10 кратер, 2 комета һәм 8 кече планета аталуы сөйли.
«В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә гамәлдә булган 12 телескоп бар, шул исәптән тиз эшли торган, тар һәм киңккырлы каналлы ССD-приемниклар (Charge-Coupled Device) белән җиһазландырылган АЗТ-14А автоматлаштырылган телескопы. Бу приемниклар күзәтүләрне интернет-технологияләр ярдәмендә уздырырга һәм нәтиҗәләрен аның ярдәмендә эшкәртергә мөмкинлек бирә. Шулай ук зенит-телескоп, астрограф Гейде, Мәкъсутов системасындагы мениск телескопы, дөньядагы иң зур оптик визуаль телескопларның берсе (12-дюймлы рефрактор), шулай ук 19нчы гасырда Германиядә ясалган уникаль астрономия инструментлары (меридиан түгәрәге, гелиометр) бар», – дип сөйләде астрономиянең җиһазландырылуы турында Ю.Нефедьев.
Шулай ук ул 2010 елда В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә гамәли навигацион технологияләр һәм хезмәт күрсәтү төбәкара үзәге һәм иярченле навигацион технологияләр һәм хезмәт күрсәтү полигонын формалаштыру барышында метрологик полигон төзелгәнлеген хәбәр итте. Ул Роскосмос тарафыннан ГЛОНАСС иярченле группировка күзәтүләре буенча навигация җайланмаларын тикшерү өчен кулланыла.
«В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә фундаменталь координаталар системасы булдырылды, зәгыйфь йолдызлар каталогы төзелде, Россиядә иң дәвамлы күзәтүләр үткәрелде, 30 мең йолдызның спектраль зурлыклар һәм төс күрсәткече каталоглары ясалды, кече планеталарның һәм астероидларның координаталары билгеләнде, йолдызлар белән Айның уникаль тикшеренүләре ясалды, караңгыланган үзгәрүчән йолдызларның тикшеренүләре дистәләрчә еллар дәвамында алып барылды», – дип гомумиләштерде Юрий Нефедьев.
Бүген обсерватория галимнәре астрофизик һәм астрономик фәнни тикшеренүләр алып бара. Алар йолдызларның һәм галәмнең төзелешен һәм эволюциясен өйрәнә, Кояш системасында метеорит матдәсенең тәэсиреннән космик корабльләрнең иминлеген тәэмин итә, Җирнең астероидлар белән бәрелү ихтималын булдырмый калу максатыннан рискларны бәяли, Айны тикшеренүне алып бара. Роскосмос белән берлектә геодезия һәм геофизика буенча эшләр үткәрелә.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Юрий Нефедьев