КФУның Алабуга институтында квадрокоптерлар программалаштырырга һәм роботлар җыярга өйрәтәчәкләр

Мәктәп укучылары өчен дәресләрне институт белгечләре алып бара. Уку түләүсез.

Алабуганың мәктәп укучылары Камил Вәлиев исемендәге “Фәнни коллаборация йортында” (ДНК) бушлай квадрокоптерлар программалаштырырга һәм роботлар җыярга өйрәнәчәк.

КФУның Алабуга институты ике белем бирү проектына старт бирде: Алабуга шәһәренең 5 нче урта мәктәбе университет статусын алды, ә тагын инженер-технология факультеты бинасында  “Фәнни коллаборация йортында” ачылды.  Масштаблы “Мәгариф” илкүләм проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проектында танылган аббревиатура башка расшифровка алды: Фәнни коллаборация йорты.

КФУның Алабуга институты Татарстанда “Фәнни коллаборация йорты” өстәмә белем бирү үзәгенең беренче мәйданчыгы итеп балалар өчен проектларны тормышка ашыруның күпьеллык тәҗрибәсе булганга сайланды. Алар арасында – алабугалыларга яхшы таныш “Балалар университеты”, “Интеллето”, “Цифролето” җәйге сәламәтләндерү лагерьлары, “КФУмники”, “Экологик коворкинг” сменалары, җәйге физика-математика мәктәбе. Яңа үзәк укучыларга сәләтләрен тагын да “ачарга” күбрәк мөмкинлекләр тудыра.

«Фәнни коллаборация йорты» – мәктәп һәм югары уку йортларының интеграциясе, командада һәм аралашып эшли, креатив һәм тәнкыйди фикерли белү кебек таләп ителгән компетенцияләрне үстерүнең сыгылмалы платформасы. Без балаларыбыз көндәшлелеккә сәләтле булсын, халыкара проектларда үзләрен яхшы яктан күрсәтсеннәр, киләчәкнең уңышлы кешеләре булсын өчен алгарышлы укытуны гамәлгә кертәбез,” – дип проект алдында торган бурычларны атады КФУ Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

ДНК үз эченә яңа форматтагы “Балалар университеты”н ала. Биредә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Шахмат әлифбасы» (5 нче сыйныф), «Робототехника» (6 нчы сыйныф), «3D-модельләштерү һәм инженерлык графикасы» (7 нче сыйныф), «Сәнәгать дизайны: скетчинг һәм модельләштерү» (8 нче сыйныф) программалары эшли башлады.

Өлкән сыйныф укучыларын “Кече академия” кабул итә. Укучыларга  ике юнәлеш тәкъдим ителә: «Мехатроника һәм микроэлектроника нигезләре» (10 нчы сыйныф) һәм «1С Предприятие 8»дә  кушымталар эшләү (10-11 нче сыйныфлар).

Әйтик, бер ел эчендә мәктәп укучылары өзлексез белем чылбырын төзеп, төрле өлкәләрне үзләштерәчәк. Үзәк директоры,  КФУ Алабуга институтының теория һәм һөнәри укыту методикасы кафедрасы мөдире Лилия Латыйпова әйтүенчә,  программалар исемлеге мәгариф трендлары һәм яңа һөнәрләр Атласы нигезендә тулыланачак. Дәресләрне университет укытучылары һәм шулай ук махсус әзерлек узган булачак укытучылар – талантлы магистрантлар һәм студентлар алып бара.

Моннан тыш, бер елда үзәктә Татарстанның 100 укытучысы һөнәри осталык дәрәҗәсен арттырачак.

ДНК Казан университетын тәмамлаган, илебездә микроэлектроникага нигез салучы, квант компьютерын эшләүче Камил Вәлиев хөрмәтенә аталган.

Исегезгә төшерәбез, «Фәнни коллаборация йортында» КФУ Алабуга институты экспертларының бушлай дәресләренә язылу дәвам итә.

Авторы: КФУ Алабуга институтының матбугат хезмәте, КФУның медиакоммуникацияләр үзәге