Бүләкләү тантанасында Казан университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Дәүләт ярдәме яшь Россия галимнәре – фән кандидатларының һәм докторларының фәнни тикшеренүләренә күрсәтелә.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге директоры Алексей Калачев, югары уку йортлары ректорлары, шул исәптән Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты.
Грант алучылар – төбәк фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы 13 вәкиле. Аларның бишесе – КФУның яшь галимнәре. Аерым алганда, Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты доценты Айрат Камалетдиновның, Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Ксения Королеваның, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты Роман Лавреновның, Фундаменталь медицина һәм биология институтының баш фәнни хезмәткәре, фәннәр докторы, профессор Альберт Ризвановның һәм Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты Гөлнур Фәхруллинаның фәнни проектлары билгеләп үтелде.
Конкурста җиңүчеләр арасында шулай ук Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт медицина университеты, «Иннополис» университеты һәм «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәге вәкилләре дә бар иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурс кысаларында яңалыгы белән аерылып торган, яшь галимнәрнең фән һәм техника үсешенә һәм аларның иҗади сәләтләренә, шулай ук докторлык диссертацияләрен әзерләүгә бәйле зур өлеш кертүләрен дәлилләүче эшләр хуплана.
Грантлар Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында яшь галимнәргә – фәннәр кандидатларына – 600 мең һәм фәннәр докторларына 1 миллион сум күләмендә бирелә.
Автор: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча КФУ ректоры матбугат хезмәте