КФУның 30 укытучысы Сберның Җәйге мәктәбендә катнаша

Әлеге программада Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 1,6 мең укытучы катнаша. 

Казан федераль университетының 30 укытучысы Сбер ёщм СберУниверситетның югары уку йортлары укытучылары өчен Җәйге мәктәбендә катнашты. Җәйге мәктәптә барлыгы 1,6 мең укытучы катнаша, ә катнашуга барлыгы 4 меңгә якын гариза бирелгән.

Дүртенче ел рәттән Сбер СберУниверситет белән берлектә укыту һәм фәнни эшчәнлекләре Сбер өчен төп юнәлешләр белән бәйле укытучыларга квалификацияне бушлай күтәрергә мөмкинлек бирә. Программада җәйге цифрлы мәктәптә булган треклар буенча чиктәш өлкәләрдә эшләүче югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары катнаша ала. Мәктәптә уку бушлай һәм Сбер ярдәме белән уза. Программада катнашучылар үз предмет өлкәсендә эш күнекмәләрен яхшыртачак, уку курсларын заманчалаштыра һәм студентларга Сберда кулланыла торган иң актуаль технологияләр турында сөйли алачак.

Әлеге программада Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 1,6 мең укытучы катнашты. Татарстан Җәйге мәктәптә иң күп тыңлаучылар – 67 кеше булган төбәкләр арасына керә. Аларның яртысы диярлек Казан университетын тәкъдим итә. Быел җәйге мәктәптә цифрлы һәм мәгълүмат технологияләре, шулай ук финанслар, экология, риск-менеджмент һәм тотрыклы үсеш укытучылары өчен эшләнгән сигез уку-укыту трегы тәкъдим ителде. Һәр тректа вебинарлар формасында интенсив уку,  ә программаның төп өлешен онлайн 24/7 режимында 3 июльдән 31 августка кадәр үтәргә мөмкин. Уку тәмамланганнан соң, программаны уңышлы үткән катнашучылар СберУниверситеттан квалификация күтәрү турында таныклыклар алачак.

Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының уку-укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары Руслан Җамалиев инде икенче ел рәттән Җәйге мәктәптә катнаша. Почтасына проектның быелгы сезонында катнашырга чакыру килгәч, ул анкета тутыра, тест уза һәм бу юлы үзе өчен “Цифрлы финанслар һәм бизнес-модельләр” трегын сайлый. Р.Җамалиев әйтүенчә, укыту барышында аңа түбәндәге темаларны өйрәнергә кирәк булачак: Хәзерге чынбарлыкта финанслар, Unit-икътисад, бизнес-модельләр һәм монетизация модельләре, платформалы бизнес-модель, цифрлы финанслар һәм башка юнәлешләр.

“Программа башланып киткәннән алып 17 июльгә кадәр без кереш модуль узабыз, база материалларын өйрәнәбез. Шуннан соң безгә вебинарлар тәкъдим ителәчәк, алар барышында лекцияләр һәм практик эшләр булачак. Шуннан соң безгә йомгаклау модулен һәм тест узарга туры киләчәк, – дип сөйләде Р.Җамалиев. – Җәйге мәктәптә катнашу белем дәрәҗәсен киңәйтергә, өстәмә белем алырга, заманча тенденцияләр турында беренче булып белергә мөмкинлек бирә. Цифрлы финанслар – үзем күптән өйрәнергә теләгән яңа тема”.

КФУ Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының теоретик кибернетика кафедрасы доценты Венера Бәйрашева  Сберның Җәйге мәктәбендә беренче тапкыр катнаша. Үзе әйтүенчә, кафедра телеграм-каналында катнашырга чакыру белән мәгълүмати хат урнаштырылган, һәм дүрт хезмәткәр сайлап алу узган. Уку өчен ул КФУ студентларына үзе укый торган 106 сәгатькә исәпләнгән “Java да эшләү” курсын сайлаган.

“Бу предметны мин университетта укытам һәм күптән үз казанымда гына кайнаудан бигрәк, яңа мәгълүмат алу өчен квалификациямне күтәрергә теләдем. Мин ел саен диярлек киңәя, яңартыла торган техник курс укыйм. Җәйге мәктәптә укыту бик файдалы булыр дип ышанам: тормыштан һәм яңа алымнардан артта калырга ярамый, югыйсә төшеп калуың да бар».

Әңгәмәдәш әйтүенчә, 17 июльгә кадәр курста катнашучылар материалларны, лекцияләрне мөстәкыйль өйрәнәләр, биремнәрне үтиләр һәм тест узалар. Шуннан соң интенсив башлана – командаларда спикерлардан лекцияләр, аралашу, куратор белән онлайн-очрашу вебинарлары. Аннары Җәйге мәктәптә катнашучыларга өченче, соңгыу блокны узарга һәм йомгаклау биремен үтәргә туры киләчәк. Җәйге мәктәп барышында алынган белемнәрдән ничек файдаланырга җыенулары турында таблица тутырырга кирәк булачак (яңа курслар әзерләргә, алдагы курсларның фрагментларын яңартырга һ.б.).

Автор: Кристина Иванова, фото: Александр Кузнецов