Килүчеләр Бөек Ватан сугышы чорының 9 открыткасын күрә алачак, иң әүвәлгесе 1944 елга карый.
29 декабрьдә 12 сәгатьтә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда «Балачак открыткалары» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Ул Халыкара пыяла елына һәм А.Е. Арбузовның тууына 145 ел тулуга багышланган «Магия стекла» күргәзмәсе кысаларында эшләячәк.
Открыткалар коллекциясе Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә университет китапханәсе 1922 елдан алып 1956 елга кадәр СССР территориясендә чыккан барлык басмаларның мәҗбүри нөсхәсен җыеп бару ярдәмендә барлыкка килгән.
КФУ Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Амерханова сөйләвенчә, күргәзмәдә 40тан артык открытка тәкъдим ителәчәк. Аларның 9ы Бөек Ватан сугышы чоры открыткалары, иң әүвәлгесе 1944 елга карый. Бу открыткаларда Яңа ел сюжетында һәрвакыт хәрби элемент бар (очучы самолет, парашютта төшүче Кыш бабай һ.б.). Еш кына открыткалар җитештергәндә Советлар Союзы символлары да файдаланылган. Күп кенә открыткаларның кире ягында Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануын көтү турында шигырь урнаштырылган. Бүлек фондында 1944 елда Ленинградта чыгарылган ике открытка бар. Блокада белән авыр сынауларга карамастан, ярым җимерек шәһәрдә полиграфия эше җайга салынган, открыткалар бастырылган була.
Күргәзмә өчен тапшырылган открыткаларның шактый өлеше Казан университеты профессоры, антиклык тарихчы Аркадий Семенович Шофман коллекциясенә карый. Аның чит ил галимнәре белән киң фәнни элемтәләре булган, алар белән Яңа ел открыткалары алышкан. Бу открыткалар узган гасырның 50-80 нче елларына карый. Кызыклы экземпляр – танылган актер, РСФСР халык артисты Спартак Мишулинның Шофман адресына җибәрелгән открыткасы.
Э.Амерханова әйтүенчә, күргәзмәне оештыру өчен беренче тапкыр ике яңа ел плакаты тапшырылган. Беренчесе – Бөек Ватан сугышы чорына карый. Анда 1945 елның Яңа ел чыршысы сурәтләнгән. Икенчесе – зоопаркта Яңа ел чыршысы сурәтләнгән сугыштан соңгы (1947 ел) чор.
Күргәзмәгә кураторлык итә торган КФУ Мәгълүмати сәясәт буенча Департаментның бренд үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, күргәзмәне оештыру өчен тапшырылган открыткаларны унлап паннога тупланган, аларда оригиналь тарихи открыткалардан коллажлар тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне 11 мартка кадәр Н.И. Лобачевский музеенда (Кремль ур., 18, 6 корпус) күреп була. Алдан язылу өчен телефон: 7 (960) 031-01-30.
Автор: Кристина Иванова, фото: Алиса Черкасова