Алар «Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы буенча укулар узды.
Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институтының «Инновацион, технологик һәм социаль үсеш ачык институты» югары мәктәбендә Үзбәкстан Республикасы югары уку йортларының ун проректорына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.
«Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы буенча укыган үзбәк югары уку йортлары вәкилләре документларны КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимур Алишев һәм КФУның цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин кулыннан алды.
Моңа кадәр Үзбәкстан Республикасы Инновацион үсеш министрлыгы белән бергә КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында тагын ун проректор әзерлек үткән иде.
“Беренче чыгарылыштан соң без үзбәк университетлары өчен үзенчәлекле проблемаларны ачыкларга мөмкинлек биргән кире элемтә алдык. Аларны без хәзер эштә исәпкә алабыз, – ди Дмитрий Пашин. – Чыгарылыштан соң безнең белән элемтәгә Үзбәкстан Республикасының инновацион үсеш министры чыкты һәм аларда студентлар технологик эшкуарлыгының зур халыкара программасын булдыру мәсьәләсе эшләнүен әйтте. КФУ бу программаны әзерләүче һәм төп оештыручы буларак катнашырга чакыру алды. Бу безнең университет өчен дә яңа үсеш ноктасы булачак. Безгә ниндидер процессны, башка дәүләттә ниндидер экосистеманы оештыручы буларак чыгыш ясарга кызык булачак”.
«Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы аудиториядәге дәресләрне генә түгел, Казан университеты институтларына йөрүне, галимнәр белән аралашуны да күздә тота.
“КФУда уку бик кызыклы булды, – ди Сәмәрканд икътисад һәм сервис институтының фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча проректоры Дилбәр Асланова. – Югары уку йортында белем һәм фәнни эшчәнлекне оештыру буенча тәкъдимнәрне безгә КФУ администрациясе вәкилләре, кафедра мөдирләре бирде. Укытучылар гына түгел, практиклар да уздырган дәресләрдә без фәнни проектларны гамәлгә ашыруда һәм гомумән фәнни эштә булган проблемалар турында фикер алыштык. Биредә без стартаплар турында бик күп кыйммәтле мәгълүмат алдык. КФУда, мәсәлән, «Диплом буларак стартап» программасы гамәлдә, аның кысаларында Казан университеты студентлары чыгарылыш эшен стартап формасында яклый ала. Безнең өчен бу яңалык. Минемчә, бу тәҗрибәне без һичшиксез кабул итәргә тиеш”.
Ул шулай ук КФУ студентларының фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә бик яхшы мотивациясе барлыгын билгеләп үтте.
«Казан университетында студентларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү механизмы яхшы эшләнгән, дип саныйм. Бу тәҗрибәне без үзләштерергә теләр идек. Моннан тыш, безгә мәгариф һәм фәнни эшчәнлекне цифрлаштыру өлкәсендә сезнең югары уку йорты тәҗрибәсе файдалы булачак. Бездә «Цифрлы Үзбәкстан-2030» программасы кабул ителде, аның нигезендә без 2030 елга цифрлы университетлар төзергә тиеш», – дип ассызыклады Д. Асланова.
Ташкент дәүләт транспорт университетының фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча проректоры Саид Шаумаров КФУның исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтында булу аның хәтерендә аеруча нык истә калачагын әйтте.
“Транспорт югары уку йорты вәкиле буларак мине интеллектуаль транспорт өлкәсендәге эшләнмәләр, әлеге институт вәкилләре шөгыльләнә торган ясалма интеллект технологияләре кызыксындырды. Безнең югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек булсын өчен, без үзара бәйләнеш нокталарын таба алырбыз дип өметләнәм. Башта конференция үткәрергә мөмкин, ул фән өлкәсендә хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк. Биредә үсә һәм гамәлгә кертелә торган IТ-технологияләр Үзбәкстанда да параллель рәвештә гамәлгә кертелсен иде. Минемчә, Россиядә нәкъ менә Казан инновацион технологияләр өлкәсендә лидер булып тора», – диде С.Шаумаров.
Андижан дәүләт медицина университетының фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча проректоры Камолиддин Салахиддинов КФУда күргәннәренә таң калуын әйтте һәм төрле өлкәләрдә озак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметен белдерде.
«Без КФУның бик күп институтларында булдык. Мин үзем медик булганлыктан, мине күбрәк медицина белән бәйле нәрсә кызыксындырды. Минем Фундаменталь медицина һәм биология институтында гына түгел, ә КФУ медицина кластерының башка бүлекләрендә дә булу мөмкинлегем булды”, – дип хәбәр итте ул.
Бүген Казан университеты Үзбәкстанның 42 фәнни-мәгариф оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру үзара хезмәттәшлекнең төп формасы булып тора.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Юлия Акмурзина