КФУда яшәү һәм бәхет өчен кояш җитмәве ничек тәэсир итүен аңлаттылар

Көн кыскара, ә төн озыная һәм бу 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Көн белән төннең озынлыгы бер-берсенә тигез булган мизгел – 22 сентябрь көнне Мәскәү вакыты буенча 15 сәгать 43 минутта булды. Шуннан соң  Җирнең Төньяк ярымшарында төн озыная, ә көн кыскара. Казан федераль университеты сомнологыннан һәм психологыннан көннең яңа режимына ничек җайлашырга һәм ни өчен көз көне күңелсез була, дип сорадык.

Кеше организмы биологик яки циркад ритмнары нигезендә эшли, аларга кояш активлыгы йогынты ясый, дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Университет клиникасы табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова.

“Кояш яктысы серотонин – бәхет яки яхшы кәеф гормонын эшләп чыгарырга ярдәм итә. Табигый ки, кояш җитәрлек һәм күп булганда, безнең кәефләребез яхшы, эшкә сәләт арта, һәм киресенчә, көз килгәндә, кояш аз була, һәм шунда ук эшкә сәләт, кәефләр төшүе сизелә, йокы килә,” – ди КФУ униклиникасы табибы.

Көз көне йокы вакыты озыная. Бу – мелатонинның, йокы гормонының тәүлекнең караңгы вакытында эшләнүе белән бәйле, ә ул көн яктылыгы минимумга – 21 декабрь, Кышкы кояш торгынлыгы көненә җиткәнчегә кадәр көннән-көн арта бара. Ул чагында кире процесс башланачак – кояш озаграк яктыртачак, һәм 20 мартка көн белән төн тигезләнәчәк.

“Әгәр иртә караңгылана, димәк, кышкы чорда соңрак яктырыла икән, бу гормон күп эшләнә, һәм вакыты буенча аның тәэсире җәйге-язгы көннәр белән чагыштырганда озаграк. Йокымсырау, сүлпәнлек барлыкка килә, эш сәләте кими, кайвакыт депрессив күренешләр дә кискенләшә», – диде Л.Шаһиәхмәтова.

КФУ Сомнологы көн дәвамында эшкә сәләтле һәм энергияле булып калу өчен файдалы тәкъдимнәр белән уртаклашты. Аның әйтүенчә, D витамины яхшы итеп туклану аша яхшы үзләштерелә, саф һавада җитәрлек булу да мөһим.

“Режимны үтәү – ул йокы, кәеф, дәртнең, активлыкның теләсә нинди бозылуы вакытында төп кагыйдә. Ләкин тагын шунысы мөһим. Иртән уянабыз – караңгы була,   шуңа күрә мелатонин таркалсын, организмга тәэсир итүе тизрәк кимесен өчен  ут кабызырга кирәк. Уянгач, чиста һава агымы булсын өчен, форточканы ачабыз. Физик активлык һәм яктылык тулысынча уянырга, үзеңне күтәренке кәефтә тоярга ярдәм итә”, – дип ассызыклады табиб.

Яктылык көне кимү белән, чыннан да, күпчелек кешеләрнең кәефе беркадәр кимүе күзәтелә, дип раслады КФУ Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов.

“Клиник депрессия белән интегүче кешеләрдә авырулар көчәя. Бу хроник авыру, һәм аның белән чирли торган кешеләр еш кына үзләрен көз һәм кыш көне начаррак хис итә. Әмма сәламәт кешеләр өчен ул – кәефнең бераз кимүе”, – ди клиник психолог.

Эксперт көзге меланхолияне җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәген сөйләде.

«Яхшы һава шартларында урамда йөрү, яраткан эшләрең белән шөгыльләнү, якыннарың һәм яраткан кешең белән аралашу кебек гади чаралар гадәттә кәефне яхшыртырга ярдәм итә, – дип киңәш бирә И. Абитов. – Яраткан шөгыльгә, хоббига күбрәк вакыт бирергә, эштә артык озак утырмаска һәм тискәре эмоциональ халәтне профилактикалау үткәрергә кирәк. Ял итәргә онытмаска, тәмле генә түгел, ә файдалы да  туклану турында онытмаска, вакытны саф һавада үткәререгә, хәзер мөмкин булган дәрәҗәдә кояш белән ләззәтләнергә кирәк”.

Элегрәк психолог “Фәнни карар” проектында катнашты, анда урта яшьтәге кризис турындагы мифларны фаш итте.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова