Программаны беренче булып министр урынбасарлары һәм республиканың медицина оешмалары җитәкчеләре узды.
Казан федераль университетына Удмуртия Республикасы табиблары делегациясе – «Медицина оешмалары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруда сакчыл технологияләр (операцион менеджмент)» өстәмә һөнәри белем бирү программасын үзләштерүчеләр килде. Укулар Удмуртия сәламәтлек саклау министрлыгы заказы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) тарафыннан эшләнгән һәм үткәрелә.
Сәламләү очрашуында ИФМиБтан институт директоры Андрей Киясов, профилактик медицина фәнни-клиник үзәге директоры һәм программа җитәкчесе Марат Тимерҗанов, шулай ук курс укытучылары – профилактик медицина кафедрасы профессорлары Әфгать Галиуллин һәм Алексей Шулаев, ИФМиБ директорының өстәмә һәм дипломнан соң белем бирү буенча урынбасары Раушания Гайфуллина катнашты.
А.Киясов кунакларны Казан университетында медицина белеме тарихы белән таныштырды һәм хәзерге вакытта вузда табибларны ничек үстерүләре турында сөйләде.
“Федераль университетның үсеш программасында медицина белемен һәм фәнен торгызу зарурлыгы билгеләп үтелде. Хәзер бу мультидисциплинар гына түгел, ә интердисциплинар белем. Физиканы да, химияне дә, IT-технологияләрне дә һәм башкаларны да белергә кирәк. Ә генетикага һәм генетик анализның барлык методларына, молекуляр биологиягә килгәндә – хәзер бу бөтен медицина үсешендә мейнстрим”, – дип уртаклашты институт директоры.
Программаны үзләштерүчеләр арасында Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Артем Школяр һәм Наталья Соколова, шәһәр, район һәм республика медицина учреждениеләренең баш табиблары бар. Программа 36 сәгатькә исәпләнгән. Кунаклар Казанда сакчыл җитештерү технологияләре уңышлы кертелгән алдынгы клиникаларда булачаклар, шулай ук КФУда табиб кадрларын әзерләүнең инновацион технологияләре белән танышачаклар.
“Программа беренче тапкыр тормышка ашырыла. Мондый укулар Россия Федерациясенең башка субъектларында да уза, әмма анда ул күбрәк теоретик өлешкә юнәлдерелгән, 90 процентка без практикага басым ясадык. Программаны киңәйтү планлаштырыла, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре дә килер дип көтелә. Алар шулай ук Татарстанга һәм безнең югары уку йортына килергә телиләр, анда алар сакчыл җитештерү кысаларында шул ук практика күнекмәләрен алачаклар», – дип сөйләде М.Тимерҗанов.
Очрашу КФУның симуляция үзәгендә дәвам итте. Шулай ук делегациягә уку корпусы буйлап экскурсия уздырдылар, институтның җиһазланышы һәм әзерлек программалары турында сөйләделәр.
“Сезнең университетта мин беренче тапкыр. Казан һәм югары уку йорты тәэсирләре, әлбәттә, уңай. Өлкән хезмәттәшләребездән кемнеңдер хезмәт эшчәнлеген Удмуртия Республикасында, аерым алганда, Можгада башлаганы турында сүз барганын ишетү сөендерә. Симуляция үзәге шулай ук тәэсир калдыра, – диде министр урынбасары Артем Школяр. – Аңлыйм, биредә барлык заманча трендларны, күнекмәләрне үзләштерергә мөмкин, бу сөендерә. Яшь белгечләр, минемчә, моннан бик теләп файдаланалар һәм күнекмәләр алалар”.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова

