Аны тәмамлаучылар сәламәтлек саклау өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли алачак.
Казан федераль университетында «Иҗтимагый сәламәтлек саклау» («Сәламәтлек һәм озын гомер») юнәлеше буенча магистратурага документлар кабул итү башланды.
Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире Тимур Зефиров кемнәрнең ике ел эчендә медицина белеме ала алуы һәм бу юнәлешне тәмамлаучыларның кайда эшләячәге турында сөйләде.
«Без халыкның сәламәтлек торышын комплекслы бәяләү һәм мониторинг ясау, шулай ук аны саклауга юнәлдерелгән чараларны эшләргә һәм гамәлгә ашырырга сәләтле җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау өлкәсендә белгечләр әзерли башлыйбыз. Магистратураны тәмамлаучылар сәламәтлек саклау өлкәсендә җитәкче урыннарда эшләргә мөмкинлек бирәчәк «Сәламәтлекне саклау һәм иҗтимагый сәламәтлек булдыру өлкәсендә белгеч» дигән югары медицина белеме турында дәүләт үрнәгендәге диплом алачак,” – диде Тимур Львович.
Ул магистратурага документларны югары белем бирү турында дипломы булган теләсә кайсы кеше бирә ала, дип хәбәр итте.
“Безне тәмамлаучылар сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә учреждениеләрендә – сәламәтлек саклау министрлыкларында, сәламәтлекне саклау буенча өлкә департаментында, муниципаль комитетларда, Роспотребнадзорда эшли алачак. Моннан тыш, алар дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, шифаханәләрдә, медицина мәгълүматын җыю һәм эшкәртү үзәкләрендә, шулай ук аларга йогышлы булмаган авыруларга каршы профилактика һәм көрәш өлкәсендә эшләүче Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы, Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай кебек халыкара оешмаларда ихтыяҗ булачак”, – дип аңлатты кафедра мөдире.
Өйрәнелә торган дисциплиналар арасында – «Күмәк сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауны оештыру», «Сәламәтлек саклау икътисады», «Халык сәламәтлеген комплекслы бәяләү», «Сәламәтлек саклау технологияләре һәм авыруларны профилактикалау», «Геронтология», «Ана һәм бала сәламәтлеген саклау. Репродуктив сәламәтлек нигезләре», «Сәламәтлек психологиясе һәм биоэтика нигезләре».
Тимур Зефиров әйтүенчә, “Приоритет-2030” программасы кысаларында кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы каршында “Йөрәкнең клиник физиологиясе” фәнни-тикшеренү лабораториясе булдырылган. Магистрантлар лабораториянең иң яңа җиһазларында эшли, йөрәк эшчәнлеген тикшерүнең иң заманча ысулларын үзләштерә алачак.
Укуларны КФУ Фундаменталҗ медиөина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы хезмәткәрләре, шулай ук республиканың төрле сәламәтлек саклау өлкәләрендәге иң яхшы белгечләре үткәрәчәк. Магистратурада уку түләүле, документлар 26 июльгә кадәр кабул ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КФУ шулай ук «Биотехнология» (Биотехнология һәм биоинженерия) әзерләү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукына лицензия алды. Бакалаврлар һәм магистрантларның беренче төркемнәрен укыту Экология һәм табигатьтән файдалану институтында көз көне башлана.
Автор: Лариса Бусиль, фото: vseverske.info