КФУда Татарстан Рәисе катнашында «Белем» мәгариф музеен ачтылар

Яңа пространство республиканың бай педагогик мирасын саклау һәм популярлаштыру мәйданчыгына әверелергә тиеш.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) Татарстан Республикасының «Белем»мәгариф музеен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУ ректоры Ленар Сафин, республиканың халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

Музей киңлеге Россиядә 2023 елда игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итүче чаралар планы нигезендә булдырылган. Экспозиция нигезенә ТР халык мәгарифе музее коллекциясе салынган – 5000нән артык саклау берәмлеге. Фонд фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Белем» музеен ачу «Яшьләр һәм балалар»яңа илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

“Бүген әһәмиятле вакыйга. Без укытучы һөнәренең абруен күтәрергә тиеш. Бу кешеләр безнең киләчәгебезне формалаштыралар. Биредә, иң зур педагоглар әзерләү үзәгендә, мәгариф музее ачыла. Аны төзегәндә без тарихыбызга, традицияләребезгә, укытучылар династиясенә таяндык”, – диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аннары Татарстан Рәисе яңа киңлекне карады, музей экспозициясе белән танышты. “Белем” ТР территориясендә урта гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәрге озын чорны үз эченә алган мәгариф үсешен чагылдыра. Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, төрле чорларның уникаль чын һәйкәлләре (XII гасырдан XXI гасырга кадәр), заманча мультимедиа чаралары, шулай ук Оригиналь сәнгать проекты музейны киң аудитория өчен – мәктәп укучыларыннан алып мәгариф өлкәсендәге белгечләргә кадәр  кызыклы итә.

Рөстәм Миңнеханов музейга татар язучы-прозаигы Әмирхан Ениики китабын һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкин әсәрләре җыентыгын бүләк итте. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Яңарыш» республика фондының 15 еллыгына багышланган басманы һәм Гадел Кутуйның «Рустәм маҗаралары» балалар китабын тапшырды.

ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, музейның институтта урнашуы очраклы түгел. Музей пространствосы экспозициясендә мәгариф системасының барлык баскычлары өчен язу тарихына, дәреслекләргә һәм методик кулланмаларга, төбәктә педагогик белем бирүне үстерүгә, булачак педагогларны тәрбияләү традицияләренә, укытучының югары миссиясенә, ягъни КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты шөгыльләнгән бөтен нәрсәгә зур урын бирелгән.

“Музейда укучылар, студентлар, магистрантлар һәм аспирантларның тикшеренү эшләре өчен шартлар тудырылган. Ул педагогик кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү, фәнни тикшеренүләр үткәрү, фәнни һәм мәдәни-агарту чараларын: конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр оештыру өчен мөһим мәйданчык булырга тиеш», – диде   КФУ матбугат хезмәтенә Р.Җамалетдинов.

Музей киңлегенә экспозиция заллары, ресепшенлы сервис-мәгълүмат зонасы, гардероб һәм санитария-гигиена бүлмәсе, музей экспонатлары саклагычы, хезмәткәрләрнең эш кабинеты, сервер бүлмәсе керә.

Төп экспозиция берничә бүлектән тора. Беренче бүлек татар халкында язу барлыкка килү һәм үсеше турында сөйли. Зал язу системаларының эволюциясе турында – төрки руникадан, гарәп язуыннан һәм латиницадан кириллицага кадәр сөйләүдән башлана. Татарларның китап нәшер итү тарихы һәм китап мәдәнияте үсешенә зур урын бирелгән. Килүчеләргә гарәп графикасындагы кулъязмалар, гарәп, латин һәм кириллицадагы басмалар тәкъдим ителә. Аерым витрина әлифбалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру һәм төзү тарихына багышланган.

Экспозициянең алдагы бүлекләре республикада мәгариф тарихын – мәктәп һәм мәдрәсәдән башлап, заманча мәгариф системасының барлыкка килүенә һәм үсешенә кадәр ачып сала. Музейга килүчеләр алдында сыйныф бүлмәсенең эволюциясе ачыла: ул вакытта һәм хәзер, инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләрдә уку сыйныфының интерьерыннан алып хәзерге цифрлы һәм интерактив уку мохитенә кадәр. Экспозицияне Казан университеты аудиторияләре буенча VR-сәяхәт җанландыра, анда шулай ук «киләчәк аудиториясен»күрергә мөмкин.

«Балалар һәм яшьләр берләшмәләре» бүлеге – яшьләр оешмаларының үткәннән киләчәккә үзенчәлекле күпере. Ул интерактив дивардан башлана, аның образларында безнең илдә балалар берләшмәләре тарихы ачыла. Витриналарда пионер оешмасының атрибутлары һәм символлары тәкъдим ителгән. Республиканың педагогик бергәлеге тарафыннан музейга тапшырылган мактау билгеләре, медальләр, орденнар – «педагоглар бүләкләре»блогында. Монда ук махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан педагоглары турында да белергә була.

«Озын тәнәфес» блогы профориентация юнәлешенә ия. Биредә музейның яшь кунаклары ботаника һәм орнитология, астрономия, технология, сәнгать һәм әдәбият кебек өлкәләрдә белемнәрне үзләштерүнең оригиналь ысуллары белән танышалар. Булачак һөнәрләр атласы иртәгәге хезмәт базары буенча навигатор булып хезмәт итә, ә “теләкләр трамвае” бүлеге укучыларга үз шәхесләренең һөнәри юнәлешенә тест узарга мөмкинлек бирә.

Экспозицияне Татарстан Республикасының педагогик династияләре турында бүлек тәмамлый, анда танылган педагогларның, төрле династия әгъзаларының төбәкнең мәгариф системасына керткән өлеше турында документлар, бүләкләр һәм төрле материаллар бар.

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасының иң яхшы яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашуы белән дәвам итте.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Марсель Бадыкшин, ТР Рәисе матбугат хезмәте, Ксения Богданова