КФУда тагын бер ана һәм бала бүлмәсе ачылды

Пространство Казанның СИБУР предприятиесе ярдәмендә булдырылган.

Казан федераль университетында Яшь әниләр өчен җиһазландырылган почмакны ачу тантанасы булды. Исегезгә төшерәбез, социаль проект СИБУР компаниясенең «яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында унынчы грант конкурсында җиңүче булган иде. 

Ана һәм бала яңа бүлмәсе КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтында (ИДиПИ) Кәрим Тинчурин ур., 31 адресы буенча урнашкан. Бүген анда Казанның СИБУР – «Казаньоргсинтез» предприятиесенең оештыру эшләре буенча директор вазыйфаларын башкаручы Наталья Филипенко һәм КФУның яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры Ариф Межведилов булды.

Филипенко билгеләп үткәнчә, мондый киңлекне гамәлгә ашыру – университет эчендә уңайлы, гаилә мохите булдыруга таба бер адым.

«Ата – аналар һәм балаларның һәрвакыт бергә булуы, яшь студентларның игътибарларын читкә юнәлтмәве һәм укуларын ташламавы, ә үзләренең фәнни һәм белем бирү эшчәнлекләрен дәвам итүләре һәм балаларны тәрбияләүләре бик мөһим», – дип ассызыклады оештыру эшләре буенча директор вазыйфаларын башкаручы.

Яшь ата-аналарның балалары белән булуы өчен булдырылган пространствода яңа туган сабыйларны биләү өстәле, ашату өчен аулак урын, гигиена зонасы, җиһазлар, балалар әдәбияты һәм уенчыклар бар.

Бүлмәнең беренче кунаклары арасында кызы Мира белән ИДиПИ коммуникатив дизайн кафедрасының өлкән укытучысы Дарья Себельдина да бар иде.

“Монда бик уңайлы. Тыныч төсмерләр сайланган, шул ук вакытта ачык материаллар да бар, бу бигрәк тә сабыйлар өчен мөһим. Бүлмә төрле яшьтәге балалар өчен каралган, хәтта зурая торган урындык та бар. Ашату өчен урын уңайлы. Һәм монда тагын бик җылы, – дип шәрехли педагог. – Минем өчен бу зонаның булуы бик мөһим. Мин эшкә Мирага 1,5 ай булганда чыктым, бу нәкъ бер ел элек, 10 мартта булды. Ул чагында мондый бүлмә суперактуаль булыр иде. Һәм хәзер дә баланы калдыру мөмкинлеге һәрвакытта да юк, ул әле кечкенә. Беренче чиратта, бүлмә – вуз ягыннан лояльлек күрсәткече.”

Почмак студент гаиләләренә уку эшчәнлеген тәрбия белән гармонияле рәвештә бергә алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Махсус бүлмәдә алар балаларын КФУның Психология һәм мәгариф институты волонтерлары, мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү системасының булачак хезмәткәрләре белән дәресләр вакытында калдыра алачаклар.

ИДиПИның 4 нче курс студенты, ике яшьлек Адрианның яшь әнисе Динә Зарипова үз тәэсирләре белән уртаклашты:

“Кайчак баланы әбисе алып кала алмый, яки кемдер авырый. Һәм мин баланы үзем белән укырга ала, дәресләрне үткәрә, диплом эшен яклауга әзерләнә алам. Монда пространство, яктылык күп һәм, дөресен әйткәндә, бик уңайлы, зәвыклы итеп эшләнгән. Монда хәтта матур истәлекле фотосурәтләр дә ясарга мөмкин, алар мин университетны тәмамлагач студент чорының җылы мизгелләрен хәтерләтәчәк.”

Сүз уңаеннан, бу югары уку йортында булган ана һәм баланың беренче генә бүлмәсе түгел. Элегрәк мондый киңлек КФУның «Без бергә»  балалар бакчасында гамәлгә ашырылган иде.

“СИБУР белән мондый мисал бизнес һәм дәүләт учреждениеләренең киләчәк яшь буын турында кайгырту чагылышы буларак гомуми позициясен күрсәтә, – диде проректор. – Андый бүлмәләр аркасында, чыннан да, тормыш бераз җиңеләя. Мәсәлән, әгәр бу яшь студент гаиләсе икән, уку процессын бергә алып барырга мөмкин дигән сүз. Шул ук вакытта безнең яшь коллегаларыбыз, 35 яшькә кадәрге укытучыларыбыз бар».

Почмак ачылганнан соң Н.Филипенко һәм А. Межведилов КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары белән «галстукларсыз» әңгәмәдә катнаштылар.  Яшь химикларны эш һәм шәхси тормыш арасында баланс табу, хезмәттәшләре һәм һөнәрләре спикерларга нинди мөһим дәрес бирүе кызыксындырды.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Дмитрий Печенкин