КФУда төче чия ашаганнан соң ни өчен йокы килгәнен аңлаттылар

Барыбыз да яраткан тәм-томның серен ачабыз һәм ул җиләкме яки түгелме икәнен аңлатабыз.

Киштәләрдә кеше сәламәтлеге өчен файдалы витаминнар, микроэлементлар һәм антиоксидантларга бай төче чия (черешня) барлыкка килде. Ул үзенең бай тәме, хуш исе һәм туклыклы үзлекләре өчен бәяләнә. Иң кызу сезон алдыннан “кош чиясе” турында Казан федераль университеты галимнәре сөйләде.

Төче чиядә мелатонин – йокы һәм уяулыкның циркад ритмнарын көйләүче гормон бар икәнен бик азлар белә, һәм КФУ ның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының югары молекуляр төзелешле һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы мөдире Юлия Бахтиярова әйтүенчә, бу факт фәнни тикшеренүләр белән раслана.

“Төче чиядәге мелатонинның концентрациясе төрле булырга мөмкин, ул сортка да, үстерү шартларына да бәйле, ләкин гадәттә 100 грамм җимешкә 0,1–0,2 миллиграмм тәшкил итә. Бу төче чияне бу үзлеккә ия аз санлы җиләк – җимешләрнең берсе итә», – диде эксперт.

Йокы гормоны башка җиләк – җимешләрдә дә – бакча җиләгендә, чиядә, бананда, кивида һәм виноградта бар. Алар барысы да, галим әйтүенчә, йокы сыйфатын яхшыртуга һәм биоритмнарны көйләүгә ярдәм итә ала.

“Әгәр төче чиядәге мелатонинның микъдарын татлы чиядәгенеке белән чагыштырсак, төче чиядә ул күбрәк була. Әмма чиянең ачы сортларында гормон күләме төче чиянекенә караганда югарырак», – дип күрсәтте Ю.Бәхтиярова.

Бу җимешне ничек дөрес атарга икәнен аңлау алай җиңел түгел. Җиләк һәм җимеш – ул көнкүреш, яки халык төшенчәләре. Фәнни яктан караганда, төче чия – плод-костянка.

“Биологиядә җиләк-җимешкә көнкүреш, яки халык аңлавыннан аерылып торган үзенчәлекле билгеләмәләр бар, – ди КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының ботаника һәм үсемлек физиологиясе кафедрасы ассистенты Никита Степанов. – Көнкүрештә җиләк – ул  бер бөртегеннән формалашкан һәм бер яки берничә орлык асрарга мөмкин булган гади сусыл җимеш. Җимеш  исә көнкүреш аңлавында, аның морфологик структурасына бәйсез рәвештә, барлык төр җимешләрне үз эченә алган, киңрәк төшенчә булып тора, әмма нигездә, итле тыгыз тышча белән әйләндереп алынган җимешләрне күздә тота. Шуңа күрә татлы җимешләр белән сыйланырга яратучылар вөҗдан газабы кичермичә төче чияне, чияне, персикны нәкъ менә җимеш дип атарга мөмкин”.

Өлкәннәр өчен төче чия куллануның тәкъдим ителә торган нормасы көненә 150-200 грамм чамасы тәшкил итә. Артык күп ашамастан, бу сан аларда булган барлык файдалы матдәләрне алырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте Химия институты кафедрасы мөдире һәм кисәтте:

“Төче чия ашау кандагы шикәр дәрәҗәсен арттыру, ашказаны-эчәк тайпылышлары, мәсәлән, диарея яки эч күбү, шулай ук аллергия реакцияләре кебек күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”.

Сүз уңаеннан, аның калорийлыгы 100 граммга якынча 50-60 калория тәшкил итә, бу “кош чиясен” күпчелек диеталар өчен туры килә.

“Төче чия, гадәттә, киштәләрдә май аенда  күренә. Әмма, кагыйдә буларак, сезон пигы җәй уртасына туры килә, ул вакытта җимешләр иң татлы һәм сусыл була. Әгәр дә сез сезон башында базарда яки кибеттә чират күрсәгез, аның сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Кайвакыт иртә өлгергән төче чия соңрак өлгергәнгә караганда азрак баллы һәм тәмсез булырга мөмкин, – дип уртаклашты белгеч. – Тәмле-татлы һәм максималь файдалы чия белән ләззәтләнү өчен сезонның иң югары ноктасын көтәргә киңәш ителә. Әмма әгәр дә сез иртә өлгергән төче чияне сатып алырга уйласагыз, якты төстәге, зарарланмаган һәм хуш исле җимешләрне сайлагыз”.

Элегрәк химик кара җиләкнең файдасы  һәм мангоны ничек сайлау турында сөйләде, ә ботаник кычыткан турында кызыклы фактларны ачты.

Авторы: Алиса Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: YandexART нейросеть YandexART