КФУда «Стартап буларак диплом» программасы тормышка ашырыла

Аның кысаларында Казан университеты студентлары чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклый алачак.

Казан федераль университетының бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы чыгарылыш алды студентлары «Стартап буларак диплом» программасында катнаша ала. Аның дәвамында укучылар чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклый алачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган әлеге программа илнең 40 вузын үз эченә ала.

«Стартап буларак диплом» программасы технологик һәм социаль эшмәкәрлек экосистемасына сәләтле студентларны җәлеп итүгә, шулай ук башлангыч стадиядәге бизнеска теләктәшлек күрсәтүгә юнәлтелгән.

«КФУ студентлары үз идеяләре өстендә эшләячәк, укулар узачак. Безнең университетның экспертлар советы әгъзалары идеянең стартап таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерәчәк. Программаны уңышлы узган студентларга чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклау хокукы биреләчәк», – дип сөйләде «Инновацион, технологик һәм социаль үсеш» Югары мәктәбенең «Стартап методологиясе» фәнни белем бирү үзәге җитәкчесе Булат Җәббаров.

Стартапны оештыруга шәхсән күп өлеш керткән студент кына чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында ясый ала.

«Программа ярдәмендә студентлар стартап алып бару, эшмәкәрлек эшчәнлегендә бизнес-проектлар булдыру күнекмәләренә өйрәнәчәк. Бизнес-мохиттә эшләү осталыгы – хәзерге шартларда КФУны тәмамлаучылар өчен мөһим сыйфат. Нәкъ менә ул яшьләргә проектны алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк. Студентлар университеттан практик багаж – стартап белән чыга, алга таба аның ярдәмендә акча эшли башларга да мөмкин. Әлеге чыгарылыш квалификация эше студент яки команда тарафыннан булдырылган бизнес-проектны хәтерләтә яки ул идея формасында да була ала», – ди «Стартап методологиясе» фәнни белем бирү үзәге җитәкчесе.

Чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында әзерләү өчен 2022нче елның 30нчы мартына кадәр startup.meth@gmail.com электрон адресы буенча гариза җибәрергә кирәк.

Диплом эшләрен стартап формасында әзерләүне оештыруны һәм экспертлар тарафыннан булышлык күрсәтүне «Инновацион, технологик һәм социаль үсеш» югары мәктәбенең «Стартап методологиясе» фәнни белем бирү үзәге алып барачак.

Әлеге программаның беренчел нәтиҗәләре 2022-2023нче уку елында ясалачак.

Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов