Тантаналы ачылыш Казан университеты ректоры Ленар Сафин һәм Союздаш Дәүләтнең Дәүләт секретаре урынбасары Алексей Казаков катнашында узды.
Казан федераль университеты мәйданчыгында Союздаш дәүләтнең инженер-технологик профильле югары уку йортларының XV юбилей форумы эшли башлады.

Мондый масштаблы вакыйга традицион рәвештә Минскта Белоруссия илкүләм техник университеты (БДТУ) инициативасы белән уздырыла килде. Әмма үз тарихында икенче тапкыр форум Россиядә, аның иң борынгы университетларының берсендә уза.
Бу Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Беларусь Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Союздаш Дәүләтенең Даими комитеты ярдәме белән мөмкин булды.

Сәламләү чыгышында КФУ ректоры Ленар Сафин мондый әһәмиятле чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
“Университет Россиянең инженерлык белемен үстерүгә зур өлеш кертте. Шуңа күрә әлеге абруйлы форумны үз мәйданчыгыбызда кабул итү безнең өчен зур мәртәбә, – дип ассызыклады вуз җитәкчесе. – Бүген без робот техникасы һәм пилотсыз системалардан алып яңа материалларга, машина төзелеше һәм медицинага кадәр иң алдынгы тармаклар өчен кадрлар әзерлибез.”
Ректор сүзләренчә, КФУ өчен Союздаш дәүләтенең Югары технологияләр челтәр университетының (СУВТ) терәк югары уку йорты статусы аерым горурлык булып тора.
“Белоруссия дәүләт технология университеты һәм башка хезмәттәшләребез белән бергә без техник белгечләр әзерләүнең яңа – мәгариф, фән һәм җитештерү безнең илләр өчен бердәм механизм буларак эшләячәк моделен төзибез», – дип хәбәр итте Ленар Сафин.

Союздаш Дәүләтнең Дәүләт секретаре урынбасары Алексей Казаков үз чиратында Казан университетының фәнни тармаклар өчен яңа буын белгечләр әзерләүдә, шулай ук уртак белем бирү программаларын, академик мобильлекне һәм, гомумән, Россия белән Белоруссиянең фәнни-технологик хезмәттәшлеген үстерүдә төп ролен билгеләп үтте.
“Фәнни-мәгариф һәм икътисадый партнерлыкны ныгыту, югары квалификацияле инженер кадрларын әзерләү, Союздаш дәүләтенең технологик суверенитеты мәнфәгатьләрендә эшләнмәләрне коммерцияләштерү һәм уртак проектлар – бу бурычлар бүген аеруча актуаль. Ышанам, форум эше, аның тематик треклары һәм яшьләр инициативалары безнең югары уку йортлары, фән һәм икътисадның реаль секторы хезмәттәшлегенә яңа импульслар бирәчәк», – дип нәтиҗә ясады А.Казаков.
Ул Союздаш Дәүләтнең Дәүләт секретаре Сергей Глазьев исеменнән КФУ җитәкчелегенә кунакчыллыклары, чараны югары дәрәҗәдә оештырулары һәм СУВТ үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Кунакларны һәм форумда катнашучыларны шулай ук Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский, Беларусь Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Баханович, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров, Белоруссия дәүләт технология университеты ректоры Сергей Касперович һәм Р.Е. Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты ректоры Сергей Дмитриев сәламләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә Түбән Новгород университеты үз вакытында эстафетаны БДТУдан кабул итте, һәм форум беренче тапкыр безнең ил территориясендә узды. Бүген профильле экспертлар Татарстан башкаласында киләчәк университетлары һәм мәгариф, фән һәм производство интеграциясе турында сөйләшү өчен җыелдылар.
Әлеге вакыйга үз тирәсенә 150дән артык катнашучыны – әйдәп баручы уку йортлары вәкилләрен, инженерия һәм технологияләр өлкәсендә белгечләрне, Россия һәм Белоруссиядән яшь галимнәрне һәм студентларны берләштерде. Бөтен игътибар Союздаш дәүләт югары уку йортларының фәнни һәм инновацион эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә, инженер белемен трансформацияләүгә, яшьләрнең инновацион эшмәкәрлеген үстерүгә, инженерларның карьера траекторияләрен төзүгә бирелә.
Форум программасы кысаларында пленар утырыш, дүрт тематик юнәлеш эше, шулай ук түгәрәк өстәлләр, стратегик сессияләр, эшлекле уеннар һәм ике илнең студент яшьләре өчен стартап-батллар планлаштырылган.

Чараны оештыручылар фикеренчә, бу бөтен көчләрне туплау бердәм белем бирү һәм фәнни-технологик пространство формалаштырырга, Белоруссия-Россия интеграцион хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен вузара платформа булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сүз уңаеннан, бу максатларга ирешү өчен киләсе мәйданчык итеп Белоруссия илкүләм техник университеты сайланды. Мондый уңайдан КФУның Император залында тантаналы шартларда Казан университетыннан БДТУга форум флагын тапшыру тантанасы булды.

Бу традиция форумның үзе белән бергә туды һәм инженерлар буынының дәвамчанлыгын, Союздаш дәүләт вузларының бердәмлеген һәм кунакчыллык эстафетасын символлаштыра.
Автор: КФУ Ректоры матбугат хезмәте, фото: Тамара Молканова

