Делегация әгъзалары өчен Казан университеты тарихы музее буйлап экскурсия уздырдылар.
Казанга эш визиты кысаларында Сьер-Леоне Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво җитәкчелегендә Сьер-Леон Республикасы делегациясе Казан федераль университетында булды.
Кунаклар өчен Казан университетының тарих музее буйлап экскурсияне КФУ ректораты каршындагы халыкара эшчәнлек буенча киңәшчесе Линар Латыйпов үткәрде. Ул музей экспонатлары һәм Казан университетының танылган студентлары – Н.И.Лобачевский, В.И.Ленин, Л. Н. Толстой турында сөйләде.
Экскурсия барышында Линар Латыйпов шулай ук югары уку йортын тәкъдир итте, әзерлекнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм Казан университеты белән хезмәттәшлек итүнең ни өчен файдалы булуын билгеләде.
«Хәзер Казан федераль университетында Сьер-Леон Республикасыннан килгән студентлар белем алмый. Ләкин без аларны үзебезгә җәлеп итү бурычын куябыз”, – диде Л.Латыйпов.
Делегация әгъзалары шулай ук император залында һәм лекция залында булдылар, анда бүгенге көнгә кадәр Владимир Ульянов һәм Лев Толстой утырган чын парталар сакланган.
«Барыннан да элек, безне шулай җылы кабул итүләре өчен рәхмәт. Минем өчен бу визит тарихи әһәмияткә ия, чөнки кайчандыр Владимир Ильич Ленин һәм Лев Николаевич Толстой утырган урында утыру да зур дәрәҗә,-диде Мөхәммәд Йонгаво. – Мин Казан федераль университеты турында яхшы нәрсәләр генә ишеттем. Шуңа күрә бу визит соңгысы булмас дип өметләнәм».
Илче әфәнде шулай ук КФУ студентларына мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлы сессия теләде һәм киләсе визитында лекцияләрдә булырга теләк белдерде.
Автор: Анна Чеченкова, фото: Юлия Акмурзина