Гадәти булмаган күренеш турында Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе фәнни җитәкчесе сөйләде.
23 март көнне иң серле планеталарның берсе – Сатурн боҗралары күзгә күренмәс булачак. Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы профессоры, Казан федераль университетының Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев әйтүенчә, бу кызыклы астрономик вакыйга сирәк була.
Сатурн – газ гиганты, ул гелий һәм су, метан, аммиак һәм авыр элементлардан тора. Бу планетаны 1610 елда Галилео Галилей ачкан боҗралар буенча беләләр. Боҗраның составы – боз һәм тузан, гипотеза буенча, аларны Сатурн иярченнәре вулканнары ата.
Боҗралар планетаның төгәл экваторы яссылыгында ята, һәм алар бик юка. Аларның калынлыгы якынча 4 чакрым тәшкил итә, әмма алар күп дистә мең чакрым ераклыкка җәелүе исәбенә бик киң, шуңа күрә боҗраларны күзәтү мөмкин була.
“Боҗралар гигант планеталарда бар, Кояш системасында алар дүртәү – Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун. Аларның барысының да боҗралары бар, ләкин Сатурн боҗралары белән чагыштырганда алар күпкә көчсезрәк, – дип сөйли Юрий Нефедьев. Аның боҗралары шактый киң, шуңа күрә, алар Җиргә таба борылгач, без бик матур тамаша күрәбез. Ләкин шундый мизгелләр була, планета киңлектә шундый позициядә тора ки, боҗраның яссылыгы безнең караш нурына туры килә, һәм шуңа күрә ул күренми. Бу фәнни яктан мөһим. Үз вакытында мин Сатурнны нәкъ менә шундый чорда өйрәндем, чөнки бу вакытта аның экваторын күзәтергә, планетаның диаметрын билгеләргә һәм башка тикшеренүләр үткәрергә мөмкин. Мин күзәтүләр үткәрдем һәм Сатурнның 11 еллык кояш циклына карап үз күләмен ничек үзгәртүен билгеләдем.”
Сатурнның әйләнү циклы 29 ел тәшкил итә, һәм аның боҗрасы бу чорда ике тапкыр Җирдән күренми, шуңа күрә бу вакыйга сирәк күренеш, ди КФУ астрономы. Гадәттә боҗралар планетаның экваториаль өлешен ябалар. Аны тулысынча 23 мартта һәм алдагы берничә көн дәвамында күрергә мөмкин булачак. Нефедьев хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне бу күренешнең иң югары ноктасы көтелә.
“Балачактан без Сатурнның боҗралар белән булуын беләбез. Алар кала, әмма без аларны күрмиячәкбез. Гомумән, Сатурнны иң гади һәвәскәр телескоп һәм хәтта күзәткеч торба аша да күзәтергә мөмкин. Бу шактый зур планета, һәм күк йөзендә без үз күзләребез белән бары тик якты йолдыз гына күрәчәкбез, ләкин Галилей кебек иң гади оптик приборны куллансак, аны күзәтү кыен түгел”, – дип уртаклашты обсерваториянең фәнни җитәкчесе.
Сатурнны аяз күк шартларында Кояш баеганнан соң, кичке сәгатьләрдә күзәтү яхшырак.
Галим бу планетаның төп табышмагы боҗралар – аларның составы, шулай ук Сатурнның бер зур боҗраны уратып алуы турындагы миф белән бәйле, дип өстәде. Бүген инде боҗраларның күп һәм алар арасында интерваллар булуы билгеле, иң танылганнары – Щель Кассини һәм Энке Деление. Моннан тыш, астрономнарны аларның ни хисабына яшәве борчый. Ю.Нефедьев сөйләгәнчә, Сатурн белән эшләгән миссияләр планета иярченнәрендә боҗраларның вулкан эшчәнлегенә ярдәм итүен билгеләгәннәр.
“Иң кызыгы-Сатурнда секундына 500 метрга кадәр тизлектәге җил һәм шактый көчле яшенле яңгырлар ява. Асылда океан булган планета атмосферасында Җирдәге хәлләргә охшаш күп кенә күренешләр күзәтелә. Бу поляр Балкыш та, яшен дә, күк күкрәү дә, көчле штормнар да», – дип тәмамлады сүзен Казан университеты профессоры.
Элегрәк Юрий Нефедьев астрономик яз җиткәнен хәбәр иткән иде.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Георгий Курнин картинасы